📍Менделеевскиның 🏡Монай авылында яшәүче мәктәп укучылары, махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга ярдәм итү максатыннан, аларга җылы сүзләр язылган 💌хатлар әзерләделәр. 💬«Хатларында балалар хәзерге вакытта алгы сызыкта булган хәрби хезмәткәрләргә үзләренең иң җылы теләкләрен җиткерделәр. Алар, гади, ихлас һәм күңелләреннән чыккан сүзләр белән, сугышчыларга ныклык, саулык һәм тиз җиңү теләделәр. Бу сүзләр, һичшиксез, хәзерге авыр сынаулар чорында аларга бик кирәк булыр», – дип сөйләде Монай авылы клубы җитәкчесе Надежда Бакаева. @tuganaylar_2002