Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

“Дуслык бизәкләре” чагулана, төрләнә

“Дуслык бизәкләре” район фестивален Югары Янактай, Богдан һәм Түбән Карыш авыл биләмәләре дәвам итте. Узган атна башында шушы авыл биләмәләре уңганнарының кул эшләрен күреп соклансак, җомга көнне үзешчән һәвәскәрләр район мәдәният сарае сәхнәсен җыр-моң, дәртле биюләр белән баетты. 11 март көнне район мәдәният сараенда “Дуслык бизәкләре” район фестивале чикләрендә Югары Янактай, Түбән Карыш һәм Богдан авыл биләмәләрендә яшәүче оста куллы райондашларыбызның кул эшләреннән торган күргәзмә эшләде. Югары һәм Түбән Янактай авыллары оста куллы кешеләргә бай икән. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән эшләрнең күбесе аларныкы иде. ... Элек-электән оста куллы ханымнар милли көйләребезне көйләп, җырлый-җырлый чигү чиккәннәр,бәйләм бәйләгәннәр, йон эрләгәннәр. Болар хәзер сирәк күренешкә әверелсә дә, мондый уңганнар арабызда бар әле. Алар күңелләренә хуш килгән шөгыль табып, матурлык тудыралар. Буш вакытларын файдалы итеп үткәрә беләләр. Түбән Янактай авылында яшәүче Зинаида Илимбаеваның кул эшлә

“Дуслык бизәкләре” район фестивален Югары Янактай, Богдан һәм Түбән Карыш авыл биләмәләре дәвам итте. Узган атна башында шушы авыл биләмәләре уңганнарының кул эшләрен күреп соклансак, җомга көнне үзешчән һәвәскәрләр район мәдәният сарае сәхнәсен җыр-моң, дәртле биюләр белән баетты.

11 март көнне район мәдәният сараенда “Дуслык бизәкләре” район фестивале чикләрендә Югары Янактай, Түбән Карыш һәм Богдан авыл биләмәләрендә яшәүче оста куллы райондашларыбызның кул эшләреннән торган күргәзмә эшләде. Югары һәм Түбән Янактай авыллары оста куллы кешеләргә бай икән. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән эшләрнең күбесе аларныкы иде.

... Элек-электән оста куллы ханымнар милли көйләребезне көйләп, җырлый-җырлый чигү чиккәннәр,бәйләм бәйләгәннәр, йон эрләгәннәр. Болар хәзер сирәк күренешкә әверелсә дә, мондый уңганнар арабызда бар әле. Алар күңелләренә хуш килгән шөгыль табып, матурлык тудыралар. Буш вакытларын файдалы итеп үткәрә беләләр.

Түбән Янактай авылында яшәүче Зинаида Илимбаеваның кул эшләре күзнең явын әллә кайдан үзенә тартып тора. Нарат, чыршы күркәләренән ясалган гөлләмәләр, картиналар, курчакларга дип тегелгән милли костюмнар, тукыма кисәкләреннән тегелгән япмалар— болар барысы да аның кул эшләре.

Зинаида Минелбаевна 1993нче елда безнең районга кайтып төпләнгән. Тормыш иптәшенең туган авылында мәһабәт йорт салып чыкканнар. Моңа кадәр алар Үзбәкстанда яшәгәннәр, Стәрлетамак шәһәрендә гомер кичергәннәр. Зинаида Минелбаевна сатучы булып эшләп хаклы ялга туктаган, шул вакыттан алып ул кул эшләре белән шөгыльләнә.

Икенче уңганыбыз— Елена Ахмадиева, ул 15 ел элек Янактай авылына кайтып төпләнгән. Нефтекама шәһәрендә яшәгәндә мунчалалар бәйләү серенә өйрәнгән. Ул төрле төсле мунчалалар бәйли. Хәтта исемнәре белән дә.

Шушы авылның килене, бүгенге көндә Иске Балтач авылында яшәүче Светлана Мухина ротангтан кәрзиннәр үрә икән. Моңа кадәр ул төрле кәгазьләрдән кәрзиннәр ясаган булган.

—Хәзер теләгең генә булсын, бөтен нәрсәгә өйрәнергә мөмкин. Интернет челтәрендә барысы да җентекләп аңлатыла. Җепләрне дә шуннан сатып алабыз, төрле төсләр белән ясыйм. Әйберләрне үзем өчен генә ясыйм, сатуга чыгарганым юк, — ди Светлана Апьяриевна.

Люция Валиахметованың кул эшләре дөнья көткәндә мөһим. Аның оста куллары белән бәйләнгән тапочкилары, башлыклары һәм башка әйберләре көндәлек тормышыбызда бик тә кирәк.

Валентина Яндубаева да шул ук төбәк уңганы. Ул йон эрләү остасы. Онытылып барган кәсеп буенча ул бүген укучыларга осталык дәресе күрсәтте.

Осталарның байтагы гомерләрен читтә яшәп, олыгайган көннәрендә туган якларына кайтып төпләнгән кешеләр. Ничек кенә булмасын туган як үзенә тарта ул, диләр. Борынгыдан килгән кәсепләрне алар яшәтә.

Түбән Карыш биләмәсе уңганнарының кул эшләре зәвыклы, үзенчәлекле. Әлеге авыл биләмәсе уңганнарының күргәзмәсендә мәктәп укучылары, социаль приют тәрбияләнүчеләре белән бергә Лилия Фәүзетдинова, Әлфия Шәяхмәтова, Кадрия Нигамәева, Гөлчәчәк Саяпова, Вәрия Закирҗановаларның күз нурлары салынып эшләгән әйберләрен күрергә мөмкин иде. Лилия Фәүзетдинованы озак еллар мәдәният өлкәсендә эшләгән кеше буларак беләбез. Инде ул ике елдан артык Югары Карыш урта мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасын башкара һәм хезмәт дәресләрен укыта. Клубта эшләгән вакытларында ук күргәзмә өчен төрле әйберләр ясый. Корамалы япмаларны (тукыма кисәкләреннән япмалар) элек-электән тегә. Ә инде балалар белән эшләү сәбәпле кул эшләрен төрлеләндерә. Тукымалардан сумкалар, чәшке япмалары, мендәр тышлары теккән. Аның укучылары Аделина һәм Алина Баһаутдиновалар күкрәкчә тегеп, конкурста призлы урыннар яулаганнар.

Югары Карышта туып-үсеп, әлеге көндә Нефтекама шәһәрендә яшәүче Кадрия Нигамәева ротангтан кәрзиннәр үреп сатуны өстәмә керем дә иткән. Укытучы буш вакытларында кул эшләре белән мәшгуль. Чуртанлыкүл авыл клубының мәдәни чаралар оештыручысы Гөлчәчәк Саяпова тапочкилар, урындык япмалар бәйләп алып килгән.

Социаль приют балалары ясаган чәчәк гөлләмәләре, картиналар биредә сәләтле сабыйлар тәрбияләнгәнлеген ишарәләде. Алар чагу төсләр белән аерылып торды.

Иске Тимкә авылыннан Мәдинә Шәйнурованы тапочкилар бәйләүче остасы итеп күптән беләбез. Шушы чарада да ул уңганнар арасында иде.

Югары Янактай, Түбән Карыш һәм Богдан авыл биләмәләренең концерты та кабатланмас чыгышлар, моңлы тавышлы җырчылар, дәртле биючеләр белән истә калды. Авылларда талантлы кешеләр байтак әле. Туган ягы өчен янып-көйгән, әниләре һәм әтиләре шушы төбәктә туып, әлеге көндә төрле шәһәрләрдә яшәүче оныклар чыгышы белән дә әлеге концерт бер баскычка югары дәрәҗәгә күтәрелде.

Янактай авылларында соңгы елларда мәдәният нык үсешүе, актив, сәхнәне яраткан кешеләр саны артуы күзгә чагыла. Янактайлылар бию ягыннан барыннан да активрак дисәм дә калганнар үпкәләмәс. Түбән Карыштан да олысы да, кече дә биюгә баскан, алар да күмәк булды.

Җырларның тематикасы да төрле. Туган нигез, тормыш кадере, мәхәббәт, яшьлек, бала чак... Мәңгелек темалар белән бергә, бүгенге көннең ачысын чагылдырган, газиз улларын көткән аналар язмышы да читтә калмады.

“Халыклар бердәмлегендә — Русиянең көче” дип аталган концерт Түбән Карыш һәм Богдан авыл биләмәләренең җыелма вокаль ансамбле чыгышыннан башланды. Күршеләр тату, бергә яши, иҗат иткәннәрен чагылдырды алар.

Яңа Ямурза авылының “Родные напевы” вокаль ансамбле (җитәкчесе Алина Валияхметова) чыгышлары билгеле рус артистлары чыгышларыннан бер дә ким булмады. Ниндидер югары хисләр чолганышына алып керде аларның җырлары. Иске Тимкә урта мәктәбе укытучыларының вокаль ансамбле башкарган “Яратыгыз” җыры гомернең бер мизгел булуын ишарәлеп, аны кадерләргә өндәде сыман. Чуртанлыкүл авылыннан Зәлилә Галимова башкарган “Утыр әле әни яннарыма” җыры бер генә тамашачыны да битараф калдырмады.

Түбән Карыш авылы мәдәният йортының вокаль ансамбле башкарган “Бер кайтырбыз”, Югары Карыштан Рәвилә Галиханова башкарган “Ана догасы” җыры, Иске Тимкә авылыннан Зилия Сәфәргалиева һәм Фәйрүзә Әсләмова “Хәбәрсез югалганнар истәлегенә” җырлары, Иштирәк авылы егетләре Рәмзил һәм Руслан Мусиннарның “Кичер мине, әнкәй, гафу ит” җырлары күңелләрне тетрәндерде, бүгенге көннең иң актуаль җырлары яңгыраганда һәркем дөньялар тынычлансын, егетләребез исән-имин туган якларына кайтсын иде теләктә булгандыр. Иштирәк авылыннан Эльвера Шәртдинова укыган “Корыч солдат” шигыре дә бүгенге көннең авырлыгын чагылдырды. Шул ук авылдан Нәзинә Хөснимәрданованың “Бәхет алып булмый базардан” шигыре дә тормышның асылын чыгалдырды, бүгенге көндә нинди кыйммәтләр өстен булын күрсәтте.

Югары Карыш авылындагы социаль приютның вокаль ансамбле башкарган “Таң җыры” (җитәкчесе Ләйсән Бәдриева) наз, җылылык бүләк итте. Иштирәк авылы мәдәният йортының ансамбле ир–егетләрләрдән генә торган бердән- бер төркем булды, ретро җырлары күпләрне яшьлекләренә алып кайтты. Богдан авылыннан Фируза Абдулхакова һәм Ринат Хәсәновларның дуэты башкарган җыр, Иштирәктән Илдус Сәитгалиев, Түбән Карыштан Рәмил Фәүзетдиновларның чыгышлары безне кеше гомеренең төрле мизгелләренә алып кайтып, тормышны яратырга, аның һәр мизгеле кабатланмасына янә бер кат төшендерделәр.Иске Тимкә кызларының чыгышы (җитәкчесе Гөлнара Җиһаншина) дәртлелеге һәм чаялыгы белән аерылып торды.

Түбән Карыш авыл биләмәсе исеменнән чыгыш ясаган кунакларны тамашачы яратып алкышларга күмде. Югары Карыш авылында туып, әлеге көндә Нефтекама шәһәрендә яшәүче Илшат Хаҗиев, аның улы Тимур Хаҗиев үзләрен туган як белән элемтәне өзмәүләрен күрсәттеләр. Шәһәр малае Тимур татарча “Мин авыл малае” дип җырлаганда безгә уйланырга урын бар дип карап утырдым. Илшат Наил улы “Нигез ташы” җырын башкарганда , бәлки киләчәктә шушындый асыл егетләр туган авылларына кайтыр дигән өмет кабынды.

Тамырлары Югары Карыш авылыннан булган Сылу һәм Лиана Лотфуллиналарның чыгышлары концертның аерым бер бизәге булды. Алар Фәния һәм Әхнәф Шәймөхәмәтовларның оныклары. Кызларның чыгышларын тамашачы алкышларга күмде. Музыка белән профессиональ шөгыльләнгән кызларның чыгышын халык яратып алкышларга күмде. Кунак егет — Тәтешле районнан Айдар Мәгъзәмов чыгышын да халык алкашларга күмде. Биючеләрнең күбесен Югары һәм Түбән Янактай авылының биючеләре тәшкил итте. Нина Ямурзина җитәкчелегендә алар берничә бию башкарды. Күлмәкләре чагу, аларның күбесен алар үзләре теккән.Түбән Карыш авыл мәдәният йортының “Умырзая” мишәр фольклор коллективы (җитәкчесе Лилия Фәүзетдинова) дәртле чыгышлары белән истә калды. Төрле яшьтәге 14 кеше чыгыш ясады анда. Богдан авылыннан кызлар (җитәкчеләре Фәнзирә Хәсәнов ) һәм Түбән Карыш кызлары (җитәкчеләре Рида Гомәрова) поднос белән башкорт биюе башкардылар. Яңа Ямурза авылыннан бию коллективы (җитәкчеләре Алина Валияхметова) дәртле мари биюен белән сәхнәне дер селкеттеләр. Концертка Богдан авылыннан Ринат Хәсәновның “Исәнлек телим сезгә” җыры нокта куйды. Тормыш бер генә, кадерен бел генә, дигән уйлар белән таралышты тамашачылар.

Газим ТАЛИПОВ фотолары.