Найти в Дзене

Песиләр яратучы Рәмилә апа Фарваева

Уразай авылында яшәүче пенсия яшендәге Рәмилә Фәрваева белән көз көне Уфага барганда танышкан идем. Автобуста урыннарыбыз янәшә туры килде. Хастаханәгә консультациягә барганда ике сәгатьлек юлны сөйләшеп үттек. Күбрәк ул сөйләде. Мин аның Уфа шәһәрендә яшәп олыгайган көнендә туган авылына кайтып төпләнүен, йортында бик күп песиләр асравын белдем. —Дистәләрчә баш песием бар. Бигрәк яратам үзләрен. Алар да кешеләр кебек. Һәр песинең үз холкы бар, — дип сөйләп китте. —Нәрсә белән тукландырасыз ул кадәр песине? — димен. —Авылдан туры килгән машинага утырып Иске Балтачка барып ит комбинаты кибетеннән ит ярымфабрикатлары, субпродуктлар, песиләр өчен махсус азыклар, макарон алып кайтып пешереп ашатам. Төянеп кайтканда авылга кадәр 500 сум акчамны түләп такси белән кайтам. —Күп санда песиләр асравыгызны ветеринарлар беләме? —Белә. Киләләр. Төрле авыруларга каршы уколлар ясатам. Паразитларга, йогышлы авыруларга профилактика чараларын алдан хәстәрлим. —Бу хезмәтләр дә бушлай күрсәтелми бит? —Әйе

Уразай авылында яшәүче пенсия яшендәге Рәмилә Фәрваева белән көз көне Уфага барганда танышкан идем. Автобуста урыннарыбыз янәшә туры килде. Хастаханәгә консультациягә барганда ике сәгатьлек юлны сөйләшеп үттек. Күбрәк ул сөйләде.

Мин аның Уфа шәһәрендә яшәп олыгайган көнендә туган авылына кайтып төпләнүен, йортында бик күп песиләр асравын белдем.

—Дистәләрчә баш песием бар. Бигрәк яратам үзләрен. Алар да кешеләр кебек. Һәр песинең үз холкы бар, — дип сөйләп китте.

—Нәрсә белән тукландырасыз ул кадәр песине? — димен.

—Авылдан туры килгән машинага утырып Иске Балтачка барып ит комбинаты кибетеннән ит ярымфабрикатлары, субпродуктлар, песиләр өчен махсус азыклар, макарон алып кайтып пешереп ашатам. Төянеп кайтканда авылга кадәр 500 сум акчамны түләп такси белән кайтам.

—Күп санда песиләр асравыгызны ветеринарлар беләме?

—Белә. Киләләр. Төрле авыруларга каршы уколлар ясатам. Паразитларга, йогышлы авыруларга профилактика чараларын алдан хәстәрлим.

—Бу хезмәтләр дә бушлай күрсәтелми бит?

—Әйе. Егерме ике мең сум пенсия алам. Ветеринария хезмәтләренә дә, азык алырга да җиткереп киләм. Азыкка ай саен унбиш мең сум акча сарыф итәм. Сигезәр литр сөт, ит белән тәэмин итүчеләргә рәхмәтлемен.

—Ә кайчан, нәрсәдән башланды бу шөгылегез?

Ул мине кыскача үзенең авыр язмышы белән таныштырды.

***

Яшь чагында белгечлек алып Уфада төпләнә Рәмилә апа. “Башкирэнерго” берләшмәсендә егерме биш ел дәвамында баш икътисадчы һәм башка җаваплы эшләрдә эшли. Фатир да ала. Улы Артемны тәрбияләп үстерә.

—Әни авырый башлагач, аны тәрбияләргә авылга кайтып йөредем. Хәле яхшыруга бармагач, янына күченеп кайттым. Шулай итеп илле сигез яшемдә эшемне калдырырга мәҗбүр булдым. 2003нче елда әнине җирләдем. Кабат Уфага барып яшәп карадым. Шәһәр тормышына кабат күнегеп китә ашлмадым. Туган, үскән йортымны ремонтлаттым. Капка, рәшәткәләрне яңарттым. Авыл җирендә яшәгән кеше мондый эшләрнең ни икәнен белә инде. Авылдагы йорт хайваннарын кирәксезгә санап өйләреннән куып чыгарган песиләр ихатама килеп кергәч, кызгандым. Аларны үз канатым астына алдым. Арада бик мескен хәлдәгеләре, чирлеләре дә бар иде...

Шулай башлана аның песиләр белән мавыгуы. 2018нче елда бердәнбер улы Артем 41 яшендә Дим елгасына батып һәлак була...

— Күпләр бу шөгылемне кабул итми. Үзем дә дөрес эшләмәвемне аңлыйм. Әмма бердәнбер улымны югалткач, шуны аңладым: сиңа авыр икән, хәле синекеннән дә начарракларга ярдәм ит, дигән принцип белән яши башладым, — ди Рамилә Фарваева.

Балтач районы ветстанциясе начальнигы Тимур Рамазанов һәм табиб-терапевт Вера Сидорова белән бер көнне Уразай авылына юлландык. Аларның максаты — ялгызы яшәгән пенсионер Рәмилә Фарваева хуҗалыгында асралган 33 мәче турында кайгырту. Белгечләр термометрия үткәрделәр, терлекләрнең тән тиреләрен карадылар, тиешле уколлар ясадылар, авыруларны карау һәм профилактикалау буенча киңәшләр бирделәр.

Әле Рәмилә Фарваевага 72 яшь. Үзенең тыйнак пенсиясенә, югарыда әйткәнемчә, ул йорт хайваннарын тәэмин итә: ит продуктлары, мәче азыгы һәм витаминнар сатып ала. Бик күп сынаулар кичергән хатын ташланган песи балалары турында кайгыртудан юаныч тапкан. Аларны коткарган дисәм дә буладыр.

Абзарының бер бүлмәсен дистәләрчә песи өчен торак иткән ул. Аны җылыҗткыч урнаштырып җылыткан, стеналарына өчәр кат такта каккан, идәненә линолеум җәйгән, агач сәке өстенә җылы келәмнәр, покрываллар түшәгән. Ике-өч көнгә бер асларын тазартып юып тора. Сез аның һәр мәче турында ничек яратып сөйләгәнен күрсәгез?!

Иң олы песиләренә биш, алты яшь. Һәр песиен стерильләштергән. Төрле паразитларга каршы эшкәртүләрне ясатып тора. Ветеринарлар киңәшен төгәл үти. Утыз өч песинең егерме бишесе абзарда яши. Калганнары — өйдә. Алары авырулар, кайсы дәвалану үтә, кайсысы башкалар белән “килешә”, тыныша алмый.

—Менә бу матуркаемның күзләре яшьләнә. Нәрсәдән булырга мөмкин? — дип хуҗабикә бер песиен кулына алып ветеринарга күрсәтте. Белгеч карады һәм бер куркыныч та юк, диде. Озак вакыт андый хәл дәвам итсә, хайваннар өчен билгеләнгән төрле лосьоннар алып кулланырга киңәш итте.

Ютәлләгән, тән тиреләре бозылган песиләрне дә карадылар, дарулар бирде ветеринарлар.

Һәр песинең кушаматы бар. Иң яшь Мангоның яше дә тулмаган әле. Ул Рәмилә апаның йортына үзе килеп кергән. Барби кушаматлы песине узган җәйдә бер үсмер малай китереп вакытлыча гына торсын әле дип калдырып киткән. Күпмедер вакыттан килеп алырга сүз бирсә дә, килмәгән. Шулай итеп Барби Рәмилә апада яшәп калган.

—Барби башка песиләргә көн күрсәтми. Үзен генә ярата. Шуңа күрә өйдә яши.

Бусы — Мурик. Безне ул ишек башында каршы алды. Аңа алты яшь. Рәмилә апа улын югалткан елда килеп кергән. Машина астында калып имгәнгән. Хуҗабикә аны дәвалап аякка бастырган.

Фая кушаматлы песи авылдагы таныш хатынның истәлеге. Авылга җәй башында шәһәрдән кайтып күп санда кош-корт асрап яши икән. Көз җиткәч үстергән каз-үрдәкләрен суеп эш иткәч песиен Рәмилә апага калдырган. Бик акыллы песи дип мактап кына тора Фаяны Рәмилә апа.

Иске Балтач авылыннан да бер песи баласы табып алып кайта ул.

—Хастаханәдән чыккач машина тукталышына табан атлыйм. Яңгыр явып торган көн. Мәктәп йорты янында бер песи баласы елап утыра. Кызгандым. Алып кайттым. Ул песиемне Школьница дип атадым. Яраттым үзен...

Ә Бәхет кушаматлы песие өч төсле булган хуҗабикәнең. Күптән түгел ул песиен югалткан. Рәмилә япа күз яшьләрен түгеп елый.

— Ике яшь кенә иде үзенә. Әнисе дә өч төсле. Туганда ук сукыр иде Бәхет. Әнисе башка балаларын карап үстерде, ә Бәхетне чит итте. Шуңа үз балам кебек үстердем. Шул тикле якын иде ул миңа. Бер көнне магазинга бардым. Бәхет тә ияреп барды. Кайтыр юлда юагылттым. Шуннан берничә көн үтте. Кабат магазинга баргач, бер авылдаш ир кешене очраттым. Сөйләшеп киттек. Шундый песием юкка чыкты әле дип борчылуымны әйттем. Шул вакыт магазин бинасы артыннан тавыш биреп Бәхетем килеп чыкты! Күрми бит, тома сукыр хәлдә!? Шуннан табып алып кайттым. Бер хатын тозлы дуңгыз мае бирде. Шуны ашаттым. Шул ярамады мескенемә. Интегеп үлде. Тартмага салып куйдым. Җир өсте кардан ачылгач кадерләп җирләп куярмын дип торам, — дип авыр кичерешләрен уртаклашты миңа Рәмилә апа.

Башкалар шөгылен еш кына үз итмибез, гаеп итәргә дә күп сорамыйбыз. Рәмилә апа да үзе адресына төрле сүзләр ишетә.

—Барына да күнектем инде, — ди. —Песиләр дә тук, тәрбияле булсалар сәламәт булалар. Алар да кешеләр кебек, — ди.

Урамда, юллар чатында хуҗалары адаштырып калдырган песиләрне үз канаты астына алып тәрбияләгән, кадерләп яшәткән, авыр кичерешләреннән шундый юл белән арынган Рәмилә апа кебекләрне гаеп итсәк, бер гөнаһсыз песиләреннән төрле юллар белән котылырга теләгән кешеләргә ничек, кем дип карарга тиешбез икән?

Автор фотолары.