Республика вице-премьеры, спорт министры Руслан Хәбибов Көрәш сараенда, Рима Баталова исемендәге Спорт әзерлеге үзәгендә, Биатлон буенча олимпия резервы спорт мәктәбендә һәм ведомство карамагындагы тагын 12 объектта сынау режимында интеллектуаль камералар урнаштырылуын хәбәр итте. Алар видеоязма алып бара һәм реаль вакытта булган хәлләрне анализлый – килүчеләрнең санын, җенесен һәм яшен, килү вакытын терки.
- Спорт объектларында ясалма интеллект технологияләрен кертү килүчеләрне санарга гына түгел, ә иң элек аларның нәрсә белән шөгыльләнүен, чараларның ничек узуын, тренерлар һәм судьяларның игътибарын нинди моментлар җәлеп итүен күрергә мөмкинлек бирә, – дип өстәде вице-премьер. - Без эшне оптималь планлаштыру өчен объектның кайчан тулганын, ә кайчан эшсез торганын төгәл беләчәкбез. Икенче һәм иң мөһиме - хәвефсезлек. Ясалма интелект штаттан тыш хәлләргә оператив җавап бирергә ярдәм итә, килүчеләрнең һәм персоналның безнең объектларга ышаныч дәрәҗәсен арттыра. Һәм өченчедән - к