кышны озатып, язны каршылады. Әлеге бәйрәм Борнак, Иске Торҗа мәдәният йортлары, авыл җирлеге белән берлектә оештырылды. «Нәүрүз» бәйрәме Борнак мәдәният йортының театральләштерелгән тамаша- күренеше белән башланып китте. Күңелле милли уеннар, конкурслар белән үрелеп барган бәйрәмдә олысы да, кечесе дә рәхәтләнеп катнашып ял итте. Әлеге бәйрәм кунаклары карга боткасыннан, коймак, чәй белән сыйланды. «Нәүрүз» бәйрәме өчен, онытылып килүче йолаларны үсеп килүче буынга тапшыру ниятеннән, Борнак мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчән балалар белән берлектә, алдагы көнне, авыл халкыннан ярма, йомырка җыелды. Әлеге йолада халык бик теләп катнашты, балаларны капка төпләренә чыгып каршыладылар. Габдрахмановлвр гаиләсе татлы мамык белән сыйлады.
21 март көнне, Борнак авылы егетләренең, «Борнак» җәмгыятенең матди ярдәме белән, Борнак мәдәният йорты каршында халык, шау — гөр килеп
22 марта22 мар
~1 мин