Дөрес, электрон челтәрләр файдалы киңәшләр белән тулган. Әмма кемгә ышанырга? Мин җай чыкканда 1нче каналдан сәламәтлек тапшыруын алып баручы табиб Елена Малышева тапшыруын карарга яратам. Бүген аяктагы кан тамырлары турында атаклы хирург Сергей Якушкин белән әңгәмә үткәрделәр. Медицина темасына кермим. Ә менә һәркайсыбыз булдыра ала торган табиб киңәшләрен язам. Йөргәндә кан тамырлары эшли, диде доктор. Йөрергә кирәк. Сездән әллә нәрсә таләп ителми - бары тик гади актив тормыш. Йөрү бушка, лабаса. Акча түлисе юк. Аякларыгызны тыңлагыз, диде доктор. Туклану буенча да киңәшен әйтте. Тегене ашагыз, моны ашагыз, дип киңәш бирмәде ул. Ә бәлки симерүдән сакланыгыз, диде. Ә беләсезме, мин йомыш белән кичә үзәктән Арчаның Шәрык өлешенә җәяү барып кайттым. Ник бер җәяү йөргән кешене очратыйм. Тыз да быз машиналар очып кына тора. Аннан хастаханә юлын таптыйбыз.
Безгә сайтны укучылар файдалы киңәшләрне күбрәк языгыз, дип мөрәҗәгать итәләр
22 марта22 мар
~1 мин