Мәчетле авыл – бәхетле авыл, диләр. Әйе, ул бары тик гыйбадәт кылу урыны гына түгел, ә авыл тормышының үзәге, бердәмлек һәм рухи җылылык чыганагы да. Иске Акташта да авыл халкы көче белән барлыкка килгән иман йорты үзенә тартып тора. Атна саен җомга намазлары үтә, изге бәйрәмнәр билгеләнә, исем кушу, никах уку кебек йолалар үткәрелә, изге Рамазан аенда да аннан кеше өзелмәде. Ә Ураза гаетен биредә зур оешканлык, җитди әзерлек белән каршы алдылар. Бәйрәмгә, искеакташлылардан тыш, күрше авыллар халкы да, туган йортларына, якыннарына кунакка кайтучылар да җыелды. Һәрберсе иң матур киемнәрен киеп, кулларына тәмле күчтәнәчләрен алып, бу зур чараның кунагы булырга ашыкты.
Иске Акташ авылында яшәүчеләр дә, гореф-гадәтләргә тугры калып, кунакларны ныклы әзерлек белән каршы алды. Авылның уңган хатын-кызлары Әлфия Латыйпова, Наилә Фәхретдинова, Альфира Галиуллина, Фирдәүсә Мостафина, Вәсилә Ямансарова, Алина Сәйфуллина, Илүзә Нәбиева, Минира Уразгилдина, Зөлфия Мифтахова, Гөлназ Сәйфуллина һәм