Найти в Дзене

Югары Янактай, Түбән Карыш, Богдан авыл биләмәләре концерты

“Дуслык бизәкләре” район фестивален Югары Янактай, Богдан һәм Түбән Карыш авыл биләмәләре дәвам итте. Кичә шушы авыл биләмәләренең үзешчән һәвәскәрләре район мәдәният сарае сәхнәсен дер селкетте. Чираттагы концерт та кабатланмас чыгышлар, моңлы тавышлы җырчылар, дәртле биючеләр белән истә калды. Авылларда талантлы кешеләр байтак әле. Туган ягы өчен янып-көйгән, әниләре һәм әтиләре шушы төбәктә туып, әлеге көндә төрле шәһәрләрдә яшәүче оныклар чыгышы белән дә әлеге концерт бер баскычка югары дәрәҗәгә күтәрелде. Янактай авылларында соңгы елларда мәдәният нык үсешүе, актив, сәхнәне яраткан кешеләр саны артуы күзгә чагыла. Янактайлылар бию ягыннан барыннан да активрак дисәм дә калганнар үпкәләмәс. Түбән Карыштан да олысы да, кече дә биюгә баскан, алар да күмәк булды. Җырларның тематикасы да төрле. Туган нигез, тормыш кадере, мәхәббәт, яшьлек, бала чак... Мәңгелек темалар белән бергә, бүгенге көннең ачысын чагылдырган, газиз улларын көткән аналар язмышы да читтә калмады. Бу хакта тулы я

“Дуслык бизәкләре” район фестивален Югары Янактай, Богдан һәм Түбән Карыш авыл биләмәләре дәвам итте. Кичә шушы авыл биләмәләренең үзешчән һәвәскәрләре район мәдәният сарае сәхнәсен дер селкетте.

Чираттагы концерт та кабатланмас чыгышлар, моңлы тавышлы җырчылар, дәртле биючеләр белән истә калды. Авылларда талантлы кешеләр байтак әле. Туган ягы өчен янып-көйгән, әниләре һәм әтиләре шушы төбәктә туып, әлеге көндә төрле шәһәрләрдә яшәүче оныклар чыгышы белән дә әлеге концерт бер баскычка югары дәрәҗәгә күтәрелде.

Янактай авылларында соңгы елларда мәдәният нык үсешүе, актив, сәхнәне яраткан кешеләр саны артуы күзгә чагыла. Янактайлылар бию ягыннан барыннан да активрак дисәм дә калганнар үпкәләмәс. Түбән Карыштан да олысы да, кече дә биюгә баскан, алар да күмәк булды.

Җырларның тематикасы да төрле. Туган нигез, тормыш кадере, мәхәббәт, яшьлек, бала чак... Мәңгелек темалар белән бергә, бүгенге көннең ачысын чагылдырган, газиз улларын көткән аналар язмышы да читтә калмады.

Бу хакта тулы язманы гәзитнең киләсе санында укырсыз.