Тутагач авылында туып, гомере буена савучы булып эшләп, туган җирендә гаилә корып, биш бала үстергән Лилия Камалованың язмышы бу. Гомер буена авыр хезмәттә көч салсам мине мактамадылар да, хурламадылар да дип билгели ул.
Тутагач авылында туып, гомере буена савучы булып эшләп, туган җирендә гаилә корып, биш бала үстергән Лилия Камалованың язмышы бу. Гомер буена авыр хезмәттә көч салсам мине мактамадылар да, хурламадылар да дип билгели ул.
Лилия Муллаяр кызы 1945нче елда туа. Юклык, ачлык, ялангачлыкны— барысын да ул үз иңендә татый. Җиде балалы ишле гаиләдә үсә ул, бертуганы 7 яшендә операция вакытында вафат була. Алтау үсәләр, бүген аларның дүртесе исән. Түбән Сикияз авылында 10 сыйныфны тәмамлагач ары таба бик укыйсы килсә дә, чыгып китә алмый, чөнки аңа паспортын бирмиләр. Әтисе дә ялынып сорап бара, ләкин аны да кире борып чыгаралар. Кыз математика, физика фәннәрен яхшы үзләштергән була.
Уналты яшендә ул савучы булып эшли башлый. “Унҗиде яшем фермада тулды”,— ди ул. Кыз бала җиң сызганып эшкә тотына. Тәүдә бар эш кул көче белән башкарыла.
—Чалгы белән печән чабабыз, чи үләнне арбага төяп алып кайтып малларга салабыз, сыерлар ашаган арада савып калырга тырышабыз, ничек имгәнмәгәнбез икән дип аптырап куям хәзер. Ходай үзе саклагандыр безне, —ди ул.
1970нче елларга кадәр сыерларны кул белән сава. Алар башкарган эш хакында сөйләсәк балалар ышанмас та. Чыдаса да чыдый икән адәм баласы авырлыкка дигән уйга киләсең...
Унтугыз яшендә Тутагач авылы егете, фермада терлекче булып эшләгән Зөфәр Шәмсетдин улына кияүгә чыга. Икесе дә малчылык тармагында тырышып эшлиләр. Алар өчен ел әйләнәсенә ял да, бәйрәм дә булмый. Шулай ничә дистә еллар уза.
— Балаларны сукыр әбиебезгә калдырабыз да эшкә чыгып китәбез. Кайнәмнең сеңелесе ул, 1910нчы елгы иде. Җиде яшендә чәчәк авыруыннан сукырайган. Кайнәм үлгәч ул безнең белән яши башлады. Дөм күрмәсә дә хәтере яхшы, балаларыбызны эшкә ул өйрәтте, өебезнең йозагы булды. Үзенең керләрен дә миннән юдырмады, кар алып кереп, казанда эретеп шулай керләрен юар иде, бик рәхмәтлемен аңа, —ди Лилия апа.
Гаиләдә бер-бер артлы балалар туа тора. “Бала тапканнан соң 56 көн ял бирәләр, санаулы вакыт тиз уза, марляга ипи салам да эшкә йөгерәбез, әле уйлыйм, сукыр әби аларны ничекләр карады икән дип аптырыйм,”— ди ул. Балалары эш рәтен белеп үсәләр. Һәрберсе тырыш, хәзмәт сөючән булалар. Тик гаиләне тирән кайгы гына читләп узмый. Тормыш иптәше 12 ел эшләгәч, каты авырый башлый, 8 ел урын өстендә ятып, төрле дәваханәләр бусагасын таптаганнан соң ул бакыйлыкка күчә. Лилия апа 39 яшендә 5 бала белән тол кала.Бар тормыш йөген тарту аңа кала. Ялгызы биш баласын карап аякка бастыра, моның өстәвенә Пермь өлкәсендә яшәүче сеңелесе үлеп китә. Аның да ике баласын үзенә алып кайтып тәрбияли.
— Баштан барысы да узды, ярый, карт көнемне тынычлыкта каршылыйм. Балаларыма рәхмәт, гади кешеләр, тырыш хезмәт, тир түгеп ипиләрен ашыйлар. Эшен тапкач ашлары да бар. Бар кеше дә җитәкче булып бетә алмый бит. Аларның да үз вазифасы, үз уе — ди ана кеше.
Өлкән улы Әлфиз гаиләсе белән Түбән Кама шәһәрендә яши, нефтехимия заводында эшли. Авыл белән бәйләнешне өзми, төрле чаралар үткәрүдә ярдәм күрсәтә.
— Әлфиз елына ике тапкыр кайтып авыл халкы өчен концертлар оештыра. Район үзәгендә яшәүче гармунчы дуслары Наил Галләмов, Алмаз Рәҗәповларны чакыра. Үзе да гармунда уйный. Күптән түгел 8 Март уңаеннан концерт оештырды. Җәйләрен ачык һава астында авылдашлары өчен бәйрәм оештыра. Рухи азык өләшә. Гармунда уйнап искиткеч матур итеп җырлый. "АТАЙСАЛ" проектын тормышка ашыра, туган нигез, туган як аның өчен кадерле. Без аңа чын күңелдән рәхмәт җиткерәбез, —ди ветеран-укытучы Гөлчирә Мөкыймова.
Әнисе Әлфизгә 6 яшендә магазиннан 4 басмаклы гына гармун сатып алып биргән вакытларын да исенә төшерде. Өлкән абыйлары көй чыгарып уйнаганда энеләре һәм сеңелләре концерт куйган вакытларга да кайтып килдек. “Күршеләргә кереп гармунда уйнарга ныклап өйрәнде. Шул вакытлардан гармуннан аерылгысыз ул”,— ди әнисе.
Икенче кызы Зинфира Чайковский шәһәрендә яши, һөнәре буенча ул шәфкать туташы. Өченче улы Айдар гына араларында юк, ул 2014нче елда авариядә һәлак булган. Дүртенче улы Идрис Иске Балтачта яши, ул вахта ысулы белән эшли. Кече кызы Ильфира Тутагачта балалар бакчасында эшли. Балаларымда бер үпкәм юк, килеп, ярдәмләшеп торалар дип билгели ул.
Ходай Тәгалә карт көнемә ярдәмен бирде, ашарыма, кияремә җитәрлек, җылы почмагым бар, үз аягымда йөримен, бу шатлык түгелмени дигән фикердә . Гомеренең көзләре балалары, оныклары, туганнары һәм күршеләре белән бергә татулыкта узуына шөкерана кыла ул.
...Чәмләп, дәрт белән хезмәт салган еллары да еракта калган сыман. Бергә эшләгән иптәшләре саны да сирәгәя бара. Уналты савучыдан 5се генә исән икән. Алар белән бүген дә Лилия Камалова аралашып яши. Мәгафия Мәрданова, Зыяфа Фазлетдинова, Роза Саитова, Мәрзия Камалиева, Фәния Нуриевалар белән бүген дә очрашканда сөйләшер сүзләр, хәтердә яңартыр истәлекләре бар.
—Беркемгә дә җиңел түгел, һәркемнең мең төрле уе. Укучыларга — тел ачкычы, эшчеләргә —көч, сәламәтлек, олыларга җылы мөгеш теләп догалар укыйм. Догаларым ярдәм итсен, —ди күпне күргән, күпне кичергән райондашыбыз.
Рифина ГАЛИЕВА.
Автор фотосы.