Найти в Дзене
Арча Хәбәрләре

Татарстанда 2025 елда 15 меңнән артык яшь кеше эшкә урнашкан

2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда 15 меңнән артык яшь белгеч эш тапкан. Бу хакта республика Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр итә. Яшьләрне эшкә җәлеп итү «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында алып барыла. Студентлар отрядлары КАМАЗ, «Алабуга Строй», «Алабуга Композит» һәм «Алабуга Топ» кебек эре предприятиеләр белән хезмәттәшлек итә. «Алабуга» махсус икътисади зонасында студентлар отрядларында 1941 студент-төзүче һәм 954 мәктәп укучысы эшләгән. ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыров сүзләренчә, хәзерге вакытта 14–35 яшьлекләр өчен «Росмолодежь.Гранты» конкурсына гаризалар кабул ителә. Җиңүчеләр үз проектларын тормышка ашыру өчен 1 млн сумга кадәр грант ала ала. 2026 елда шулай ук Самара өлкәсендә Идел буе федераль округының «иВолга» яшьләр форумы узачак.

Татарстанда 2025 елда 15 меңнән артык яшь кеше эшкә урнашкан

2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда 15 меңнән артык яшь белгеч эш тапкан. Бу хакта республика Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр итә.

Яшьләрне эшкә җәлеп итү «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында алып барыла. Студентлар отрядлары КАМАЗ, «Алабуга Строй», «Алабуга Композит» һәм «Алабуга Топ» кебек эре предприятиеләр белән хезмәттәшлек итә.

«Алабуга» махсус икътисади зонасында студентлар отрядларында 1941 студент-төзүче һәм 954 мәктәп укучысы эшләгән.

ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыров сүзләренчә, хәзерге вакытта 14–35 яшьлекләр өчен «Росмолодежь.Гранты» конкурсына гаризалар кабул ителә. Җиңүчеләр үз проектларын тормышка ашыру өчен 1 млн сумга кадәр грант ала ала.

2026 елда шулай ук Самара өлкәсендә Идел буе федераль округының «иВолга» яшьләр форумы узачак.