Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Арча Хәбәрләре

Арча районы мәгариф хезмәткәрләренең хисап җыелышында

Профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов узган ел эшләнгәннәргә хисап тотты. 49 башлангыч оешмасында барысы 1906 хезмәткәр исәпләнә. Хезмәт кешесе турында кайгырту иң беренче чиратта аның хезмәт хакын кайгырту. "Соңгы елларда педагогия хезмәткәрләрнең хезмәт хакы даими рәвештә артты, - дип сөйләде Вакыйф Харисов. - Әмма педагогия хезмәткәрләренең 1 ставка хезмәт хакы югары түгел. Техник хезмәткәрләрнең дә хезмәт хакы түбән". Профсоюз оешмасына көн саен 10-12 кеше мөрәҗәгать итә. Бергә-бергә проблемаларны хәл итәргә тырышалар. Профсоюз оешмасы күрше районнар белән тәҗрибә уртаклашып тора. Кукмарага, Мамадышка барып кайттылар. Шулай ук башлангыч профсоюз оешмалары да бер-берсенең эше белән танышалар. Узган ел районда 16 яшь белгеч эшкә урнашкан. Ә районда 3 елдан кимрәк стаж белән эшләүче 45 яшь белгеч бар. Алар узган елның сентябреннән 10 мең сум өстәмә акча алалар.

Арча районы мәгариф хезмәткәрләренең хисап җыелышында

Профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов узган ел эшләнгәннәргә хисап тотты.

49 башлангыч оешмасында барысы 1906 хезмәткәр исәпләнә. Хезмәт кешесе турында кайгырту иң беренче чиратта аның хезмәт хакын кайгырту.

"Соңгы елларда педагогия хезмәткәрләрнең хезмәт хакы даими рәвештә артты, - дип сөйләде Вакыйф Харисов. - Әмма педагогия хезмәткәрләренең 1 ставка хезмәт хакы югары түгел. Техник хезмәткәрләрнең дә хезмәт хакы түбән".

Профсоюз оешмасына көн саен 10-12 кеше мөрәҗәгать итә. Бергә-бергә проблемаларны хәл итәргә тырышалар.

Профсоюз оешмасы күрше районнар белән тәҗрибә уртаклашып тора. Кукмарага, Мамадышка барып кайттылар. Шулай ук башлангыч профсоюз оешмалары да бер-берсенең эше белән танышалар. Узган ел районда 16 яшь белгеч эшкә урнашкан. Ә районда 3 елдан кимрәк стаж белән эшләүче 45 яшь белгеч бар. Алар узган елның сентябреннән 10 мең сум өстәмә акча алалар.

-2
-3
-4
-5
-6
-7
-8