✨Саба туган якны өйрәнү музеенда районыбызның волонтер хатын-кызлары өчен “Илгә - матурлыкны, җиргә – батырлыкны син бирәсең, гүзәл хатын-кыз!” дип исемләнгән иҗади чара үтте. Әлеге чара вакытлыча күргәзмәдә урнашкан “Солдатка аш” волонтерлары көче белән әзерләнгән экспозиция белән танышудан башланды. Аннан бәйрәм уңаеннан котлау, “Мәшһүр татар хатын-кызлары” дигән темага викторина оештырылды. Үткән гасырның данлыклы, батыр ханымнар исемлеген хәзер алар дәвам итә. Шуңа да чарага җыелган хатын-кызларның гүзәл, нәфис зат булудан тыш, нинди батыр һәм олы йөрәкле дә була алуы турында фикер алышу да үтте. ✨Кичәне йомгаклап волонтерларыбызга “Бөек Ватан сугышында сабалыларның тылдагы фидакарь хезмәте” турында видеофильм тәкъдим ителде. ✨Волонтерларыбыз исә бүгенге очрашу һәм үзләренең хезмәтләре истәлеге итеп музейның вакытлыча күргәзмәсенә даими саклануга “Солдатка аш” эшчәнлегенә бәйле предметлар тапшырдылар.
💥«Илгә - матурлыкны, җиргә – батырлыкны син бирәсең, гүзәл хатын-кыз!» дип исемләнгән иҗади чара
13 марта13 мар
~1 мин