Соңгы елларда бу сорауны төрле җыелышларда, киңәшмәләрдә, хәтта кибет чиратында да ишетергә мөмкин: “Эшләргә кеше юк”. Заводта да, фермада да, төзелештә дә, мәктәптә дә бер үк сүз яңгырый — кадрлар җитми. Шундый парадокс: илдә рәсми эшсезлек дәрәҗәсе рекордлы минималь – 2,2 процент, ә эш урыннарының күпчелеге буш кала, чөнки белгечләр җитешми.
Илеш районындагы вәзгыять тә шуны раслый.
– Бүгенге көндә районда 240 вакансия теркәлгән, ә эш эзләүчеләр – 83 кенә, – ди Илеш районы буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Гөлнара Имамова. – Савучы, машина белән сыер саву операторы, тракторчы кебек эш урыннары озаклап буш тора. Эшкә урнашырга килүчеләрнең күбесе пенсия алды яшендәге кешеләр, яисә сезонлы эшчеләр. Яшьләр бик сирәк мөрәҗәгать итә.
Белгеч сүзләренә караганда, моның төп сәбәбе – структур дисбаланс, ягъни эш урыннары бар, әмма аларда я хезмәт хакы түбән, я кирәкле квалификация таләп ителә, ә авылда мондый белгечләр җитми.
Кайбер хуҗалыкларда техника бар