Мәктәп балаларга белем бирү урыны гына түгел, тәрбия учагы да. Максатыбыз -белемле балалар үстерү белән беррәттән, үз халкын, телен, гореф-гадәтләрен яратучы; ватаны, аның батырлары белән горурланучы шәхесләр тәрбияләү. Бу җаваплы эш мәктәбебездә ел дәвамында алып барыла. Күптән түгел “Хәрби-патроитик айлык” кысаларында Әфган сугышы, ветераннары белән истәлекле очрашу булып узды. Алар үзләренең тетрәндергеч истәлекләре белән бүлештеләр.Укучыларга төпле киңәшләрен бирделәр. Балалар аларның һәр сүзен күңел биреп тыңлады, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Очрашу азагында укучылар, ветераннарга илне саклауда күрсәткән батырлыклары, уртаклашкан истәлекләре өчен, рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Аларның эшен дәвам итәргә, Ватаныбызның тугрылыклы кыю уллары булып үсәргә сүз бирделәр. Саба районы,Югары Симет урта мәктәбе, китапханәче Нургалиева Г.М.