Найти в Дзене
Арча Хәбәрләре

🏅 Арчага Олимпия чемпионнары кайтты

Арча районында Совет спорты легендалары — «олимпия десанты» кунакта булды. Ишү буенча СССРның атказанган спорт мастеры Александр Плюшкин һәм рапира белән фехтование буенча Олимпия чемпионы Наилә Гыйләҗева белән очраштык Кунаклар «Арча-Арена» боз сараен, «Арча» спорт комплексын, Арча педагогика көллиятен һәм «Алгарыш» яшьләр үзәген карадылар. Алар яшьләр белән очрашып, спорттагы тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. 💬 Наилә Гыйләҗева яшьләргә мөрәҗәгать итте: «Татарстанда спорт белән шөгыльләнү өчен искиткеч шартлар тудырылган. Иң мөһиме — бу мөмкинлекләрне дөрес куллану һәм үзеңә ышану». Очрашу студентлар өчен тагын да тырышырга этәргеч булды 💪 МАХ•ВКонтакте•Одноклассники

🏅 Арчага Олимпия чемпионнары кайтты

Арча районында Совет спорты легендалары — «олимпия десанты» кунакта булды. Ишү буенча СССРның атказанган спорт мастеры Александр Плюшкин һәм рапира белән фехтование буенча Олимпия чемпионы Наилә Гыйләҗева белән очраштык

Кунаклар «Арча-Арена» боз сараен, «Арча» спорт комплексын, Арча педагогика көллиятен һәм «Алгарыш» яшьләр үзәген карадылар. Алар яшьләр белән очрашып, спорттагы тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

💬 Наилә Гыйләҗева яшьләргә мөрәҗәгать итте:

«Татарстанда спорт белән шөгыльләнү өчен искиткеч шартлар тудырылган. Иң мөһиме — бу мөмкинлекләрне дөрес куллану һәм үзеңә ышану».

Очрашу студентлар өчен тагын да тырышырга этәргеч булды 💪

МАХВКонтактеОдноклассники