Башкортстанда “Бердәм Русия” партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе итеп Александр Мельников билгеләнде. Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә аны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тәкъдим итте. Александр Геннадьевич партия эшендә 2015 елдан. Соңгы елларда җитәкченең беренче урынбасары, технологик эш бүлеге башлыгы була. Шулай ук, ул – Уфа шәһәр Советы рәисенең беренче урынбасары.
Чарада Радий Хәбиров хакимият башлыкларына “Кечкенә принцессалар балы” проектын үстерү бурычын куйды. – 5 мартта без ел саен үткәрелүче “Кечкенә принцессалар балы”н уздырдык. Бу – мөмкинлекләре чикле балалар өчен хәйрия чарасы. Һәм ул, миңа калса, елдан-ел кызыклырак була бара – балалар да бик канәгать. Мин һәрвакыт муниципалитетлардан үзләрендә мондый чараларны үткәрүен сорыйм. Безнең республикада 20 меңнән артык мөмкинлекләре чикле бала бар. Биредә, Уфада, без ел саен 300 кызчыкны җыябыз, ә һәр муниципалитет үткәрсә, эш тагы да киңрәк колач алачак. Бу эшнең бөтен мәгънәсе дә шунда, – диде Радий Хәбиров.