«МДСУ-1» оешмасы гыйнвар аенда ук чокырларны ремонтлау буенча әзерлек эшләренә кереште. Белгечләр көн саен юл өслегенең торышына мониторинг ясап, аеруча проблемалы участокларны ачыклады. Мониторинг нигезендә беренче чираттагы эшләр графигы формалаштырылды. Иң беренче хәрәкәт интенсивлыгы югары булган юллар, шулай ук социаль объектларга керү юллары ремонтланачак. Ремонтланган һәр участокның сыйфаты катгый тикшереләчәк. Юлчылар ремонтны башлар өчен кар беткәнен көтми, чөнки заманча технологияләр объектларга иртә яздан ук чыгарга мөмкинлек бирә. Казан-Малмыж федераль автомобиль юлында инде эшләр башланды. Бүгенге көндә 1,07 тонна асфальт салынган. Әгәр сез юл өслегенең зарарлануын күрсәгез, Балтач районы башкарма комитетына (84368) 25427 телефоны буенча хәбәр итә аласыз.