Кырмыскалы егетләре махсус хәрби операция зонасында батырлык, кыюлык һәм Ватанга тугрылык үрнәге күрсәтә. Намуслы хезмәтләрен, батырлыкларын һәм кыюлыкларын югары дәүләт бүләкләре дәлилләп тора. Ефремкино авылы егете, “Леший” позывнойлы яугир дә — шундыйларның берсе.
Ефремкино авылында туып-үскән егет, урындагы мәктәпне тәмамлау белән Авыргазы күппрофильле колледжына укырга кереп, эретеп-ябыштыручы һөнәрен алып чыга. 2023 елда Ватанны саклаучылар сафына басарга карар итә һәм Русия Федерациясенең Оборона министрлыгы белән контракт төзи. Хәзерге вакытта “Леший” взвод радиостанциясе начальнигы вазыйфасында хезмәт итә. 2025 елның 3 сентябрендә Щука авылы янында мөһим элемтә линиясен тергезергә дигән бурыч куела. Снаряд төшү һәм янгын нәтиҗәсендә кабель юкка чыгарылган була. Элемтәче төркеме белән тиешле биләмәгә юнәлә. Барып җитеп, андагы хәлне бәяләгәннән соң, элемтәне тулысынча тергезү өчен атыш барган ачык урында бер километр тирәсе кабель сузарга кирәклеген аңлый. Дошман дроннары күз