Башкалабыз Уфада “АгроКомплекс-2025” күргәзмәсе һәм Агросәнәгать форумы узачак. Чарада илнең 37 төбәгеннән 350 компания һәм, шулай ук, Беларусь, Һиндстан, Үзбәкстан, Кытай, Кыргызстаннан компанияләр катнашуы көтелә. Бүген Уфада «АгроКомплекс» халыкара күргәзмәсен уздыруга багышланган матбугат конференциясе узды. Федераль һәм республика киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашу барышында республика агросәнәгать комплексын үстерүнең төп мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Очрашуны ачып, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов күргәзмәнең аграр бергәлек өчен аерым ролен ассызыклады. – Без «АгроКомплекс» башланырга берничә көн кала очрашабыз, шуңа бүген даталар һәм саннар турында гына сөйләү аз. Кем киләчәге, нәрсә тәкъдим ителәчәге һәм нинди мәсьәләләрне хәл итәргә кирәклеге турында фикер алышу мөһим, – дип билгеләде ул. “АгроКомплекс” — республика авыл хуҗалыгы тармагында Русия һәм чит илләр дәрәҗәсендә колачлы чара булган берд