Оборона министрлыгында аңлатуларынча, резервта булу хәрби вазыйфага билгеләнүне күздә тота; хәрби звание бирү; хәрби, махсус җыеннар (күнекмә дәресләре) төп эш урыныннан аерылмыйча узуны күздә тота.
Контракт 3 яисә 5 елга төзелә.
1. Айлык һәм бер мәртәбә бирелә торган түләүләр (яңа контракт төзегәндә түләнә):
а) 3 елга контракт төзегәндә офицерлар - 5 833 сумнан 7 316 сумга кадәр, сержантлар - 3 758 сумнан 5 043 сумга кадәр, солдатлар 2 967 сумнан 3 460 сумга;
б) 5 елга контракт төзегәндә офицерлар – 8 749 сумнан 10 974 сумга кадәр, сержантлар – 5 637 сумнан 7 564 сумга кадәр, солдатлар 4 450 сумнан 5 190 сумга кадәр алачак;
в) офицерлар өчен айлык түләүләр (резервта булган өчен) - 5 833 сумнан 7 316 сумга кадәр, сержантлар өчен - 3 758 сумнан 5 043 сумга кадәр, солдатлар өчен 2 967 сумнан 3 460 сумга кадәр;
г) офицерлар өчен айлык түләүләр (җыеннарда катнашкан өчен) - 48 609 сумнан 60 967 сумга кадәр, сержантлар өчен - 31 314 сумнан 40 022 сумга кадәр, солдатла