Ураза вакытында нинди гадәтләрдән тыелырга? Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе Изге Николай чиркәве настоятеле, иерей Димитрий әтей СИЗОВ: – Ураза – бу күңел ачу вакыты түгел, ә тәүбә итү вакыты. Бу кечкенә бер вакыт эчендә без христианнар үзебезне аскетлар кебек тотабыз. Аскетлар – дөнья уңайлыкларыннан баш тартып, үзләрен Ходайга, рухи байлыкка багышлаган кешеләр. Андый кешеләр гомер буе шулай яшәгәннәр, шуңа күрә күпләре изгелеккә ирешкән. Һәр христиан уразаны үзенең көче җиткәнчә һәм рухи үсеше туры килгәнчә тота. Әгәр тәүбә итү һәм яшәү рәвешен үзгәртү теләге булмаса, ягъни җазыклы гадәтләрне файдалыларга алмаштыру теләге булмаса, аерым ашамлыклардан тыелу – гади диета гына. Тән уразасы кешегә үз-үзен җиңәргә ярдәм итү һәм азгынлыкка, дәрткә бирелмәс өчен кирәк. Уразаның төп мәгънәсе – җазыкларыбыз өчен елау, тәүбә итү һәм үзеңне төзәтү вакыты икәнен аңлау. @tuganaylar_2002