Бүген, 11 март көнне, район мәдәният сараенда “Дуслык бизәкләре” район фестивале чикләрендә Югары Янактай, Түбән Карыш һәм Богдан авыл биләмәләрендә яшәүче оста куллы райондашларыбызның кул эшләреннән торган күргәзмә эшләде. Элек-электән оста куллы ханымнар милли көйләребезне көйләп, җырлый-җырлый чигү чиккәннәр, бәйләм бәйләгәннәр, йон эрләгәннәр. Болар хәзер сирәк күренешкә әверелсә дә, мондый уңганнар арабызда булуы шатландыра. Күңелләренә хуш килгән шөгыль табып, матурлык тудыралар. Буш вакытларын файдалы итеп үткәрә беләләр. Югары һәм Түбән Янактай авылларында оста куллы ханымнар күп икән. Күргәзмәдә тәкъдим иткән эшләрнең күбесе аларныкы иде. Түбән Янактай авылында яшәүче Зинаида Илимбаеваның кул эшләре күзнең явын әллә кайдан үзенә тартып тора. Нарат, чыршы күркәләреннән ясалган гөлләмәләр, картиналар, курчакларга дип тегелгән милли костюмнар, тукыма кисәкләреннән тегелгән япмалар— болар барысы да аның кул эшләре. Зинаида Минелбаевна 1993нче елда безнең районга кайтып төплә
Янактайның икесе дә оста куллы кешеләргә бай
11 марта11 мар
1
2 мин