Арчаның «Чал чәчле яшьләр» үзәгенең ишекләре ветераннарны каршы алды. 8 март халыкара хатын‑кызлар көне уңаеннан алар үзләренә зур бәйрәм ясадылар. Район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина да килде. 💐 Чара башында Социаль фондның клиентлар хезмәте җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова котлады. 💡 Аннан пенсионерлар берлеге рәисе Руфия Баһаветдинова әзерләгән кызыклы викторина башланды. Сораулар бик мәгънәле иде: 8 мартның килеп чыгу тарихы, халык ризыклары, иске мода турында. ☕️ Чәй өстәле янында шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды, бер‑берсенә искиткеч мактаулар әйтелде. Лотерея да уйнадылар. Берәү дә бүләксез калмады. ❤️ Чара «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында узды. Күрешеп аралашу, яшьлек хатирәләрен искә алу — өлкән буын өчен бик мөһим. ФОТОЛАР #ГаиләПроекты #АктивОзынГомер