📖 Вакыт⏳ Мизгелләрнең канатлары җитез, Куып тотам диеп тырышма. Хәтер булып күңелләрдә кала, Мизгелләрдән тора тормыш та. Сабырлыкны уч төбенә җыеп Яшәү кирәк, вакыт аямый. Болытлардай агыла көннәребез, Гомер үтә шуны аңламый. Зинһар, ашыктырмыйк мизгелләрне, Вакыт берәүне дә кызганмый. Ыңгыраш төсле ул үзе дә, Үткәннәрен, ахры, күзаллый. Елларны һәм гасырларны тартып, Күрәмсең, ул инде арыгандыр. Иң мөһиме – мизгел кадерен белеп Яшәү кирәклеген аңлаудыр. Зинаида Захарова📝 📸: Алиса Ахметшина #арусүз #шигъримизгелләр @tuganaylar_2002