“Башкортостан” мотоукчылар полкының Миңнегали Гобәйдуллин исемендәге батальоны хәрби хезмәткәре, “Памир” позывнойлы сержант СВО зонасында хезмәт иткәнче радиоидарәле модельләр, идарә пультындагы самолетлар белән мавыккан. Хобби фронтта кирәк булган: хәзер ул – БПЛА операторы. Бу һәм башка күп нәрсәләр турында “Памир” “Башинформ”га биргән интервьюда сөйләгән.
“Памир” Әлшәй районының Дим авылыннан. 2023 елда яшь ир Оборона министрлыгы белән контракт төзергә һәм “Башкортостан” мотоукчылар полкы сафларына басарга карар кылган.
– Махсус хәрби операция башланганда мин армия хезмәтендә идем. Безнең бүлекчә Украина белән чиктә дислокацияләнде. Без ул вакытта хәрбиләргә ярдәм итә идек. Мөгаен, ул вакыйгалар, хәлләр уйлану өчен этәргеч булгандыр да. Демобилизациядән соң бер елдан азрак эшләдем, махсус хәрби операция турындагы уйлар мине ташламады. Көндез эштә, ә кичләрен кичке аш вакытында кабат-кабат Донбасс турындагы уйларга әйләнеп кайта идем. Күңелдә ничектер тынычсыз, уңайсыз иде. Ш