Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кряшены

Бүген – 11 март🌸 Димәк, "Керәшенчә марафон"га старт бирәбез

!💥 ✅Беренче көн темасы: БУ - МИН Марафонны танышу постыннан башлап җибәрәбез. Үзегез, кайдан булуыгыз, гаиләгез, населегез, яраткан шөгылегез, эшегез турында языгыз. Аерым бер кысалар юк: үз аккаунтыгызга #керәшенчәмарафон #туганайлармарафоны хештеглары белән бүгенге теманы ачучы текст яки текст һәм фотолар, хәтта видео да урнаштыра аласыз. Үзегезгә уңайлы вариантны сайлагыз. Игътибар! Видео төшерергә уйласагыз, аның 2 минуттан да артмавы шарт. 📌 Исегезгә төшерәбез! Катнашу өчен: 1. Безнең “ТУГАНАЙЛАР – газета кряшен” (https://vk.com/tuganaylar) төркеменә язылыгыз. 2. Әлеге постка комментарийларда ИСЕМ ФАМИЛИЯ, кайсы төбәктән булуыгызны языгыз. 3. Бу постка РЕПОСТ ясагыз (аккаунтыгыз ачык булырга тиеш) Марафонда керәшеннәр катнаша ала. Катнашу шартлары: ✅11 марттан башлап, 15 көн дәвамында һәр иртә безнең төркемдә махсус марафон өчен бер тема тәкъдим ителәчәк. Әлеге темага постларны (текст, фото, видео) үзегезнең ВКонтакте битегездә, көнендә язып барырга тырышыгыз. Барлык постл

Бүген – 11 март🌸 Димәк, "Керәшенчә марафон"га старт бирәбез!💥

✅Беренче көн темасы:

БУ - МИН

Марафонны танышу постыннан башлап җибәрәбез. Үзегез, кайдан булуыгыз, гаиләгез, населегез, яраткан шөгылегез, эшегез турында языгыз.

Аерым бер кысалар юк: үз аккаунтыгызга #керәшенчәмарафон #туганайлармарафоны хештеглары белән бүгенге теманы ачучы текст яки текст һәм фотолар, хәтта видео да урнаштыра аласыз. Үзегезгә уңайлы вариантны сайлагыз.

Игътибар! Видео төшерергә уйласагыз, аның 2 минуттан да артмавы шарт.

📌 Исегезгә төшерәбез!

Катнашу өчен:

1. Безнең “ТУГАНАЙЛАР – газета кряшен” (https://vk.com/tuganaylar) төркеменә язылыгыз.

2. Әлеге постка комментарийларда ИСЕМ ФАМИЛИЯ, кайсы төбәктән булуыгызны языгыз.

3. Бу постка РЕПОСТ ясагыз (аккаунтыгыз ачык булырга тиеш)

Марафонда керәшеннәр катнаша ала.

Катнашу шартлары:

✅11 марттан башлап, 15 көн дәвамында һәр иртә безнең төркемдә махсус марафон өчен бер тема тәкъдим ителәчәк. Әлеге темага постларны (текст, фото, видео) үзегезнең ВКонтакте битегездә, көнендә язып барырга тырышыгыз. Барлык постлар да 26 мартка кадәр (25 март соңгы көн) урнаштырылып куелырга тиеш.

✅Һәр постка #керәшенчәмарафон #туганайлармарафоны хештегларын өстәгез.

✅Постларга иҗади килү хуплана.

Сез язган постларны #керәшенчәмарафон #туганайлармарафоны хештеглары аша кереп, һәркем укый, карый алачак. Иң мавыктыргыч, тәрбияви постларны газетада, сайтта бастырачакбыз. Марафонга нәтиҗә ясап, катнашучыларга дипломнар тапшырылачак.

❤️Бергәләп керәшеннәрне бар дөньяга күрсәтик!

❤️Сокланмаган кеше калмасын!

Уңышлар!🤗