Хаклы ялдагы укытучылар авылдашларының ялын мавыктыргыч итәргә омтылалар. Үлмәс Шакиров исемендәге Асавка авылы китапханәсенең әйдәүче китапханәчесе Гөлсирә Миңнегалиева һәм авыл клубының мәдәни чаралар оештыручысы Лидия Пукрокова халыкның тормышын мәдәни яктан баету өстендә эшлиләр. Хаклы ялдагы укытучылар авылдашларының ялын мавыктыргыч итәргә омтылалар.
Гөлсирә Рамазан кызы һәм Лидия Гарифзяновна икесе дә авыл мәктәбендә эшләп, хаклы ялга туктаганнар. Гөлсирә Миңнегалиева балаларга башкорт теле һәм әдәбияты буенча белем бирсә, Лидия Пукрокова удмурт теле һәм әдәбиятын укыткан. Икесе дә утыз елдан артык педагогик стажга ия. Бер чорда хаклы ялга туктаганнар. Берсе — 5 ел, икенчесе 8 ел туктап торганнан соң, аларны янә эшкә чакыртып алалар. Сәбәбе гади– авылда эшләргә кеше табылмый. Эш яшендәгеләрнең күбесе йөреп эшлиләр. Берәүләре — Штәнде, күрше районның Кара авылында терлекчелек тармагында, икенчеләре “Танып” санаториясендә көч салалар. Эшкә берничә тапкыр чакырып килгәч кире