Гаҗәеп сәламнәр сезгә! Гәзит укучыларыбыз соңгы айларда язып җибәргән мавыктыргыч вакыйгалар, маҗаралар турындагы язмалар да шактый җыелып киткән икән. Бүген шуларның иң кызыклылары белән танышып үтик әле.
Сабый шәрә карт күргән
Без элегрәк тауларда яшәдек, анда тагын да биектәрәк, ераграк урнашкан һәм тирәннән бәреп чыккан чишмәләр бар иде. Шунда эшләп киткән геологлар, торба сузып, ике бассейн ясаган, шуларның берсендә нык эссе су булса, икенчесендә, салкыны белән кушылып, коеныр өчен таманча су җыела. Алар радон газына бай сихәтле ванналар булып, анда ревматизм һәм шуның ише башка чирләре булган кешеләр күп йөри иде. Сәбәбен үзем дә белмим, ләкин, яшь кыз бала буларак, мин анда барудан һәрвакыт курыктым һәм чакырулардан баш тарттым. Бер көнне безнең ике күрше гаилә шунда китте. Ничек тиз генә җыенып киткән булсалар, шулай ук тиз, ләкин инде котлары очып кайтып та җиттеләр. Күрше хатыннарының берсе безгә керде дә әниемә сөйли дә башлады. – Барып җиттек тә ванна керә башладык