Иртә язда, бөреләр бүрткәнче, алмагачланы җиләк-җимеш бакчасын эшкәртергә кирәк. Бу паршадан да, төшле җиләк-җимеш агачларының зур дошманы — монолиоздан да коткара. Сезонга берничә тапкыр шулай эшләргә кирәк. Бөреләр бүрткәч, әле агач яфрак ярганчы (бу — “яшел конус” дип атала), “Хорус” препараты белән эшкәртергә була. Ул түбәнрәк температурада да нәтиҗәле. Бу эшкәртүдә корткычларга каршы “Фуфанон-нова”, “Искра”, “Децис Профи”, “Инта-Вир” кебек инсектицидлар да кушарга мөмкин. Алмагач чәчәк атып бетергәннән соң, “Скор” препараты белән тагын бер тапкыр эшкәртегез. Җәен “Фитоспорин”, “Бактофит”, “Споробактерин” кебек биологик препаратларны 2-3 атна саен сиптерергә ярый. Бигрәк тә явымлы, салкынча җәйдә агачны гел тәрбияләп торырга кирәк.
Көзен коелган җимешләрне, яфракларны җыеп яндырырга яки җиргә күмәргә кирәк. Ирек мәйданы.