Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Саба таңнары

🌲21 март - Халыкара урман көне

1971 елдан бирле һәр елны 21 мартта Халыкара урман көне билгеләп үтелә. Аны башкача Бөтендөнья урманнар саклау көне дип тә атыйлар. Хөрмәтле Саба районы Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлауларыбызны кабул итегез! Бу көнне без урман ресурсларыннан рациональ файдалануда катнашучыларны, ә аннары аларны яңадан торгызуда һәм арттыруда катнашучыларны хөрмәтлибез. Сез – дөньябызның иң кыйммәтле хәзинәсен – Гүзәл табигатебезне, «Яшел үпкәләрне» саклаучылар! Нәкъ менә урман кешеләргә көч һәм гармония бирә. Ә безнең Саба җире һәрвакыт матурлыгы белән дан тоткан. Районның матур табигатен саклау, аны киләчәк буыннар өчен саклап калу – безнең уртак бурыч. Бу авыр, әмма игелекле эш, һәм без сезгә һөнәри осталыгыгыз, фидакарь хезмәтегез, сайлаган һөнәрегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт белдерәбез. Безнең районның урман хуҗалыгы һәм урман сәнәгате ветераннарына чын күңелдән рәхмәт белдерәбез!

🌲21 март - Халыкара урман көне

1971 елдан бирле һәр елны 21 мартта Халыкара урман көне билгеләп үтелә. Аны башкача Бөтендөнья урманнар саклау көне дип тә атыйлар.

Хөрмәтле Саба районы Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлауларыбызны кабул итегез!

Бу көнне без урман ресурсларыннан рациональ файдалануда катнашучыларны, ә аннары аларны яңадан торгызуда һәм арттыруда катнашучыларны хөрмәтлибез. Сез – дөньябызның иң кыйммәтле хәзинәсен – Гүзәл табигатебезне, «Яшел үпкәләрне» саклаучылар!

Нәкъ менә урман кешеләргә көч һәм гармония бирә. Ә безнең Саба җире һәрвакыт матурлыгы белән дан тоткан. Районның матур табигатен саклау, аны киләчәк буыннар өчен саклап калу – безнең уртак бурыч. Бу авыр, әмма игелекле эш, һәм без сезгә һөнәри осталыгыгыз, фидакарь хезмәтегез, сайлаган һөнәрегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт белдерәбез. Безнең районның урман хуҗалыгы һәм урман сәнәгате ветераннарына чын күңелдән рәхмәт белдерәбез!