Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Арча Хәбәрләре

Бүген Түбән Пошалым авылында яшәүче Камил Шамил улы Фатыйховның туган көне

Котлыйбыз! " Минем Фатыйх бабай 80 яшендә Арчага барган, - дип сүзен ерактан башлады ул. - Җиде яшь алмагач үсентесен сатып алган. Һәр баласына берәр алмагач. Ул вакыттагы автобуслар бер ишекле генә, кечкенә. Ә кеше күп. Бабай алма агачларын күтәреп автобуска кергән. Сүгәләр икән моны. Бу яшеңдә сиңа алмагач нәрсәгә, алмаларын барыбер ашый алмыйсың, имеш. Бабай аптырап калмаган, мин ашамасам, оныклар ашар дигән. Бик тырыш, булдыклы кеше иде бабай, шул яшендә кибән өстендә дә тора иде әле ул. Мин йортны Арчада да сала ала идем, шулай дип киңәш бирүчеләр булды. Әмма минем ата-ана нигезен бетерәсем килмәде. Фатыйх бабай да һәр баласына алмагач алып кайтканда шулай уйлаган бит". Югары белем алып, инженер булып кайта ул. Бик тәвәккәл кеше. 1998 елда беренче булып "Өмет" дигән ширкәт төзи ул. Грант алалар. Туган авылны, ата-ана нигезен саклап, алга зур планнар корып яши Фатыйховлар.

Бүген Түбән Пошалым авылында яшәүче Камил Шамил улы  Фатыйховның туган көне. Котлыйбыз!

"

Минем Фатыйх бабай 80 яшендә Арчага барган, - дип сүзен ерактан башлады ул. - Җиде яшь алмагач үсентесен сатып алган. Һәр баласына берәр алмагач. Ул вакыттагы автобуслар бер ишекле генә, кечкенә. Ә кеше күп. Бабай алма агачларын күтәреп автобуска кергән. Сүгәләр икән моны. Бу яшеңдә сиңа алмагач нәрсәгә, алмаларын барыбер ашый алмыйсың, имеш. Бабай аптырап калмаган, мин ашамасам, оныклар ашар дигән.

Бик тырыш, булдыклы кеше иде бабай, шул яшендә кибән өстендә дә тора иде әле ул. Мин йортны Арчада да сала ала идем, шулай дип киңәш бирүчеләр булды. Әмма минем ата-ана нигезен бетерәсем килмәде. Фатыйх бабай да һәр баласына алмагач алып кайтканда шулай уйлаган бит".

Югары белем алып, инженер булып кайта ул.

Бик тәвәккәл кеше. 1998 елда беренче булып "Өмет" дигән ширкәт төзи ул. Грант алалар.

Туган авылны, ата-ана нигезен саклап, алга зур планнар корып яши Фатыйховлар.

-2
-3