Кужбахты – гади авыл гына түгел, ул бер гаилә кебек уртак максат белән яшәүче, бердәмлекне кыйммәт итеп күрүче көчле җәмгыять. Биредә һәр башлангыч, һәр уңыш – күмәк хезмәт нәтиҗәсе. Шуңа күрә дә аларның бүгенге казанышлары очраклы түгел.
Күп еллар элек кужбахтылылар катгый карар кабул итә: авыл кибетләрендә спиртлы эчемлекләр сатудан баш тарта. Бу адым авыл тормышын тамырдан үзгәртә. Бүген биредә тәртип, тынычлык хөкем сөрә, җинаятьчелек юк дәрәҗәсендә, ә сәламәт яшәү рәвеше һәр гаиләдә нормага әверелгән.
Авылның төзеклеге – аның халкының йөзе. Кужбахтылылар урамнарын чиста, якты, матур итү өчен даими эш алып бара. Инициатив проектларда, грант программаларында катнашып, алар үз көчләре белән авылны үстерә. Кар тоткарлау җайланмалары урнаштыру кебек гамәли эшләр дә – халык мәнфәгатен кайгыртуның ачык мисалы.
Биредә хезмәт – тормыш нигезе. Халык мал-туар асрый, кош-корт үрчетә, бакчачылык белән шөгыльләнә. Балалар кечкенәдән үк эшкә өйрәнеп үсә, өлкәннәрдән үрнәк ала. «Тырыш