! 🌷8 Март — ул язгы кояш җылысы, чәчәкләр хуш исе һәм хатын-кызларга булган чиксез хөрмәт һәм соклану символы. Сезнең сабырлыгыгыз, зирәклегегез һәм фидакарьлегегез Арча районының һәр уңышында чагыла. Сез балалар тәрбиялисез, һөнәрегездә уңышларга ирешәсез, шул ук вакытта яраткан хатын, назлы ана булып каласыз. Сезнең җылы карашыгыз алдында иң авыр кышлар да чигенә, иң катлаулы мәсьәләләр дә җиңел чишелә. Аерым рәхмәт сүзләремне бүгенге көндә илебезнең тынычлыгын саклаучы хәрбиләребезнең әниләренә һәм хәләл җефетләренә җиткерәм. Сезнең ныклыгыгыз, көчле рухыгыз һәм сабырлыгыгыз алдында башыбызны иябез. Кадерле хатын-кызларыбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс шатлыклар, гаилә бәхете һәм җан тынычлыгы телим. Йөзләрегездән елмаю, күңелләрегездән ямь беркайчан да китмәсен. Ихтирам белән, Арча муниципаль районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов
Кадерле әниләребез, апа-сеңелләребез! Сезне язның беренче һәм иң гүзәл бәйрәме — Халыкара хатын-кызлар көне белән ихлас котлыйм
8 марта8 мар
~1 мин