Балтач районының Иске Балтач авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, районыбызның шәрәфле шәхесе, РСФСРның мәгариф отличнигы, 40 елга якын гомерен яшь буынга белем бирүгә багышлаган педагог Әхнәф Мазһаров шушы көннәрдә үзенең 100 яшен билгели.
Сабыр холыклы, тыйнак, аралашучан кеше ул Әхнәф Мазһар улы. Әхнәф Мазһар улы Мазһаров 1926 елның 8нче мартында Балтач районының Чурапан авылында крестьян гаиләсендә туа. Әтисе мулла була. Башлангыч белемне күп кенә чордашлары кебек – туган авылында, җидееллыкны Сәйтәк мәктәбендә ала. Иске Балтач урта мәктәбендә укуын дәвам иткән елларда Бөек Ватан сугышы башлана.
Алар буыны кешеләренең өлешенә төшкән юклык, ачлык еллары арытаба уку мөмкинлеген чикли. Акча җитмәгәнлектән, үсмер Әхнәф колхозда хезмәт юлын башлый. Башта – төрле эшләрдә, соңрак бригадир вазифасында көч сала. Фронттан кайткан авылдашларына мунча миче чыгарып һәм башка эшләр башкарып, акча туплый. Юньчел егет үз тырышлыгы белән өзелгән укуын берничә елдан соң дәвам итә, тик тәмамлап өлгерми, аңа повестка тапшыралар. 17 яшьлек егет, абыйлары артыннан, 1944нче елда Ватан сагына баса. Дүртенче Украина фронты, соңрак Беренче Белоруссия фронтында ел ярым сугыш яланында була.
Элемтәче Әхнәф Мазһаровның фронт юллары Берлинга кадәр барып җитә. Бөек җиңүне Берлинда каршылый. Бу мизгелләр аның хәтеренә гомерлеккә уелып кала. Сугышның коточкыч күренешләре күз алдыннан үтә, фронтташ дусларының һәлак булуы сугышка карата күңелендә нәфртен арттыра. Хезмәт иткән вакытта “Батырлык өчен”, “Хәрби казанышлары өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, “Берлинны алган өчен” медальләре белән бүләкләнә.
Үлем, югалтулар белән күп тапкырлар күзгә-күз очрашуга карамастан, ул рухын сындырмый, җиңүгә ышанычын югалтмый. Һәм менә ул көтелгән Җиңү көне! Бу көнне ул еракта, чит җирдә каршы алса да, күңеле туган ягына, якыннарына омтыла. Ул тизрәк өенә кайтып, тыныч тормыш башларга хыяллана.
Җиде елга сузыла аның хәрби хезмәт юлы. Төньяк Кавказда хезмәт итә. Шул елларда Краснодар шәһәрендә үзенә кичке мәктәптә укып урта белем алырга рөхсәт бирүләренә ирешә. Кулы эш белгән Әхнәф (ул бик оста перо белән яза, рәсем төшерә) хәрби частьтә “Ленин бүлмәсе”н бизи. Тырышлык белән урта белем турында өлгергәнлек аттестаты ала. 1950нче елда демобилизацияләнә. Юлда Свердловск шәһәрендәге архитектура институтына укырга кереп кайта. Биредә укып белгечлек алырмын дип өметләнә. Туган ягына кайтса, мулла буларак cөргенгә куылган әтисе аяксыз кайткан, анасы олы яшьтә. Аларны калдырып читкә китә алмый Әхнәф. Кулында өлгергәнлек аттестаты булган егетне Тучыбай мәктәбенә укытучы итеп эшкә җибәрәләр. Арытаба педагогик хезмәт юлы Сәйтәк, Иске Балтач урта мәктәпләре белән бәйләнә. Шул елларда Әхнәф Бөре педагогия институтының физика-математика факультетының көндезге бүлегенә укырга керә. Биш ел укып югары белем алып кайткан егет кабат Тучыбай мәктәбенә җибәрелә. Анда булачак тормыш иптәше — укытучы Рәйнә Гатуф кызы белән таныша. Яшьләр 1953нче елда өйләнешәләр. Һәм Иске Балтач урта мәктәбендә хезмәт юлларын дәвам итәләр. Тату һәм бердәм гаиләдә өч бала тәрбия алып үсә – кызлары Лилия, Резеда һәм уллары Наиф канат ныгыта. Гаилә алар өчен зур терәк була, тормышның барлык авырлыкларын бергә җиңәргә ярдәм итә. Әхнәф абый белән Рәйнә апа балаларына яхшы тәрбия бирә, аларны хезмәт сөяргә, кешеләргә карата миһербанлы булырга өйрәтә.
Әхнәф Мазһар улы гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Ул – Яңавыл язучылар берләшмәсе әгъзасы, Бөтенсоюз укытучылар съезды делегаты, халык мәгарифе отличнигы, РСФСР, БАССР Президиумының күпсанлы Почёт грамоталары белән бүләкләнгән. Укучылары Әхнәф Мазһар улының дәресләрен һәрвакыт яратып искә ала. Чөнки ул һәр балага аерым игътибарлы була, белем генә биреп калмый, ә тормышта үз урынын табарга ярдәм итә. Ул – чын мәгънәсендә укытучы!
Һәр яклап сәләтле, күп һөнәргә ия Әхнәф Мазһар улына табигать талантны кызганмаган, тәрбияче, шигъри дөнья тылсымчысы итеп яраткан. Аның иҗат сандыгы татлы җимешләргә тулы. Сугыш, кече Ватан һәм табигать, туган як темалары аның иҗатында зур урын алып тора. “Күңелем җырлары”, “Күңелем табышлары”, “Солдат батырлыгы”, “Поэма. Шигырьләр. Хәтерләүләр”, “Яугир юлы. Таныптан Эльбага кадәр” дип исемләнгән китаплар бастыра. Болар – иҗат җимешләренең берничәсе генә. Аның һәр китабы – тормыш фәлсәфәсе, кешелеклелек, туган якка сөю белән сугарылган. Аның иҗаты – безнең өчен рухи байлык.
Әхнәф Мазһар улының күкрәген бик күп юбилей медальләре дә бизи. 2023нче елда Әхнәф абый белән Рәйнә апа, кулга-кул тотынышып 70 ел бергә яшәүләрен, рәхмәт туйларын билгәләделәр. Кызганыч, Рәйнә апаны авыру арабыздан алып китүгә дә тиздән бер ел тула...
Мөхтәрәм юбиляр әлеге вакытта да тормыш хәлләре, сәясәт белән кызыксынып, вакытлы матбугатны күзәтеп барырга тырыша. Хәтере яхшы, танышлары, дуслары, район җитәкчеләре, элекке хезмәттәшләре белән теләп аралаша. Һәр баласынаң, оныгының һәм туруннарының исемен белә. Һәрьяклап үрнәк булганлыгы, тормышта юл табарга өйрәткәннәре өчен ул һәм кызлары әтиләренә бик рәхмәтле. “Матур тормыш корып яшәделәр әти белән әни. Барыбызны да белемле иттеләр. Эшкә өйрәнеп үстек. Укуда да, эштә дә бик таләпчән иде әти. Өйрәнгән һәр эшебез, тырышлыкларыбыз берсе дә юкка булмады. Без әтиебез белән бик горурланабыз. Аңа исәнлек телибез”, — ди балалары.
Юбилярның ике туган кайнеше, отставкадагы судья Рауф Әсхат улы Факитдинов хөрмәтле Әхнәф Мазһар улына бәйле җылы истәлекләрен теләп уртаклашты:
—Иске Балтач урта мәктәбендә 9-10нчы сыйныфларда белем алганда Әхнәф абый безгә химия фәненнән керде. Дәресләрне мавыктыргыч итеп үткәреп фәнгә кызыксыну уята алды. Белгечлеге буенча физика, математика укытучысы булса да, дәресләр җитмәү сәбәпле, үзлегеннән өйрәнеп, химия фәненнән дә бик тирән белем бирде. Аның бик оста бизәп язучы, рәссам икәне билгеле. Урта мәктәпкә бөек юлбашчыбыз В.И. Ленин портретын ясаган иде. Н.С. Хрущев портретын төшерергә үтенгәч ул аннан баш тарта. Алдан күрә белгән, төпле, аңлы, акыллы кеше ул безнең җизни. Аның белән горурланабыз. Зур юбилее тик шатлыклар гына алып килсен. Бирелгән гомерен кадерле кеше булып рәхәттә үткәрсен!
Бер гасырлык юбилеен Әхнәф Мазһаров балалары һәм оныклары янәшәсендә генә түгел, дәрәҗәле кунаклар белән дә каршы алды. Алар Әхнәф абыйга җылы сүзләр җиткерделәр, бүләкләргә күмделәр. Киләчәктә тагын очрашып, алдагы юбилейларны да бергәләп каршы алырбыз, дип килештеләр.
Фотолар шәхси архивтан.