Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Арча Хәбәрләре

Бүген Арчада юлда күңелле һәм җылы атмосфера хөкем сөрде

Арча эчке эшләр бүлегенең ДАИ бүлекчәсе хезмәткәрләре Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан махсус акция үткәрде. Юл хәрәкәте инспекторлары машина йөртүче хатын-кызларны туктатып, аларны язның иң матур бәйрәме – 8 Март белән котлады. Гүзәл затларга чәчәкләр һәм изге теләкләр тапшырылды. Инспекторлар аларга имин юллар, бәхет, сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде. Күпләр өчен мондый игътибар көтелмәгән, ләкин бик күңелле бүләк булды. Фотолар сайтта.

Бүген Арчада юлда күңелле һәм җылы атмосфера хөкем сөрде. Арча эчке эшләр бүлегенең ДАИ бүлекчәсе хезмәткәрләре Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан махсус акция үткәрде. Юл хәрәкәте инспекторлары машина йөртүче хатын-кызларны туктатып, аларны язның иң матур бәйрәме – 8 Март белән котлады.

Гүзәл затларга чәчәкләр һәм изге теләкләр тапшырылды. Инспекторлар аларга имин юллар, бәхет, сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде.

Күпләр өчен мондый игътибар көтелмәгән, ләкин бик күңелле бүләк булды.

Фотолар сайтта.