Чара башланыр алдыннан, Баграж җирлеге башлыгы 💫Павел Николаевич, барлык волонтер хатын-кызларны якынлашып килүче 💐8 нче Март бәйрәме белән котлап, аларга иң матур теләкләрен җиткергән❤️🔥 💬«Аннан соң, бәйге-конкурслар башланды. Хөрмәтле әбиләребез төрле конкурсларда бик теләп катнаштылар. Аларның күп еллар онытылмаган, яшьлекләрен искә төшергән «Сигезле» биюен дә башкарулары аеруча күңелле булды. 🥞«Коймак пешерү» һәм 🎼«Угадай мелодию» кебек ярышларның нәтиҗәләрен бәяләүне жюри члены, авылыбызның «Ак дәдәсе» дип танылган Александр Биканов үтә төгәл һәм оста башкарды. Бәйрәмнең тантаналы өлеше, әлбәттә, өстәл артында, тәмле коймак һәм кайнар чәй белән дәвам итте. Барлык катнашучылар да кәефләре күтәренке булып, канәгать булып таралыштылар», – дип яздылар мәдәният йорты хезмәткәрләре. @tuganaylar_2002
🍀Зәйнең Сарсаз-Баграж авылы 🏤мәдәният йортында волонтерлар өчен 👵🏽💪«Ягез әле, әбиләр!» дип исемләнгән күңелле бәйге үткәрелде
ВчераВчера
~1 мин