Денис Мантуров, аерым алганда, пилотсыз очу аппаратлары, электр двигательләре һәм алар өчен генераторлар җитештерү мәйданчыгы эше белән танышты. Аннары Денис Мантуров һәм Радий Хәбиров ОДК-УМПОның җитештерү мәйданчыкларында булдылар һәм авиация тармагы өчен эшләнмәләр әзерләүнең уникаль технологияләре белән таныштылар. Шулай ук Башкортстан сәнәгать предприятиеләре продукциясе күргәзмәсендә булдылар. Шул ук көнне Денис Мантуров һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операция яугирләренә гуманитар ярдәм колоннасын озатуда катнаштылар. Йөк составында - 17 автомобиль, шул исәптән «Урал», 11 "УАЗ" машинасы һәм 4 җиңел автомобиль, шул исәптән 3 «Нива». Хәрбиләргә, шулай ук, «Урал» мотоциклы, FPV-дроннар, генераторлар, маскировка челтәрләре, төзелеш материаллары һәм эш кораллары җибәрелде. Соңрак Денис Мантуров һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның эшлекле очрашуы булды. Көн тәртибендә - төбәк сәнәгатен үстерү һәм республиканың федераль үзәк белән үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләр