Бүген дәүләт сәясәтендә шул ачык чагыла: өлкән буын өчен уңайлы шартлар тудыру — социаль ярдәм генә түгел, ә җәмгыятьнең рухи иминлеген тәэмин итү дә. Илеш районында ачылган өлкән буын өчен үзәк — шуның ачык дәлиле. 2025 елның маенда Илеш районында Социаль фондның клиент хезмәте каршында “Гармония” өлкән буын өчен аралашу үзәге үз эшен башлап җибәрде. Ә үзәк ачылганчы әзерлек эшләре барды: өлкән яшьтәге гражданнар арасында сораштыру үткәрелде, кемнәрнең кайсы шөгыль белән кызыксынуы, нинди чараларга мохтаҗ булуы ачыкланды. Төп сораулар гади иде: кешегә ни җитми – аралашумы, иҗатмы, белемме, әллә җылы сүзме?
Үзәктә җылы һәм ихлас аралашу мохите булдыру ихтыяҗы ачыкланды. Эшне оештыруга җаваплы итеп клиент хезмәтенең баш белгеч-эксперты Ләйсән Гәрәева билгеләнде.
– Республикада шундый 18 үзәк эшли. Без 11нче булып ачылдык. Мондагы кебек оештырылган очрашулар өлкән буын өчен зур рухи әһәмияткә ия, – ди “Гармония” клубы җитәкчесе Ләйсән Ләис кызы.
Аның креатив фикерләве нәтиҗәсендә кыск