Найти в Дзене
Арча Хәбәрләре

Спектакльдә елый-елый сөйләп, бөтен тамашачыны елаткан Ана - Гөлзада Вахитова редакциядә кунакта

Без Ананы тагын сөйләттек... Һәм тагын еладык... "Мин спектакльдә уйнамыйм, мин спектакльдә яшим", - ди Гөлзада. Иске Ашыт мәдәният йорты  үзешчәннәре Шәриф Хөсәеновның "Көтепләр дә кайтмасаң..." спектакльен уйнап, "Идел-йорт" XXV төбәкара театр коллективлары конкурсында 2 нче дәрәҗә Лауреат Дипломына һәм акчалата бүләккә лаек булган коллектив. Төп Ана ролен Гөлзада Вахитова башкарды. Театрның баш режиссеры Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи. Сугыштан соң 20 ел үткән. Садыйковның исән икәне билгеле була. Бар да, шул исәптән ана да, "безнекедер" дип Садыйковны көтә. Тик Садыйков көткәннәрнеке булып чыкмый... Аның инде авылда кешесе калмаган...   Саяра Фәттерахманова исемендәге Иске Ашыт авыл мәдәният йортының "Саяра" халык театры үзешчәннәре Афәрин!

Спектакльдә елый-елый сөйләп, бөтен тамашачыны елаткан Ана - Гөлзада Вахитова редакциядә кунакта. Без Ананы тагын сөйләттек... Һәм тагын еладык... "Мин спектакльдә уйнамыйм, мин спектакльдә яшим", - ди Гөлзада.

Иске Ашыт мәдәният йорты  үзешчәннәре Шәриф Хөсәеновның "Көтепләр дә кайтмасаң..." спектакльен уйнап, "Идел-йорт" XXV төбәкара театр коллективлары конкурсында 2 нче дәрәҗә Лауреат Дипломына һәм акчалата бүләккә лаек булган коллектив.

Төп Ана ролен Гөлзада Вахитова башкарды. Театрның баш режиссеры Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи.

Сугыштан соң 20 ел үткән. Садыйковның исән икәне билгеле була. Бар да, шул исәптән ана да, "безнекедер" дип Садыйковны көтә. Тик Садыйков көткәннәрнеке булып чыкмый... Аның инде авылда кешесе калмаган...

 

Саяра Фәттерахманова исемендәге Иске Ашыт авыл мәдәният йортының "Саяра" халык театры үзешчәннәре Афәрин!