Радий Хәбиров генерал-лейтенантка республикага игътибары өчен рәхмәт белдерде һәм илнең суверенитетын яклаучы хәрбиләргә ярдәм итүнең мөһим дәүләт бурычы булуын билгеләп үтте.
- Башкортстан илебезнең оборона сәләтен ныгыту бурычларын үтәүдә актив катнаша, - дип билгеләп үтте республика Башлыгы. - Без сәнәгать предприятиеләребезне террорчылыктан саклау өлкәсендә дә шактый зур эш башкарабыз.
Дмитрий Овчаров Башкортстан идарә командасының хәрбиләрне барлык кирәк-ярак белән тәэмин итү буенча системалы эшен югары бәяләде һәм барлыкка килгән сорауларга оператив җавап бирүләре өчен рәхмәт белдерде.
- Бик күп гуманитар ярдәмне сез сугышчыларга, шул исәптән "Үзәк" гаскәрләре төркеменә, җиткердегез, - дип билгеләп үтте Үзәк хәрби округ гаскәрләре командующие вазыйфасын башкаручы. - Батырларча һәлак булган хәрбиләргә күрсәткән хөрмәтегез, демобилизацияләнгән егетләргә күрсәткән ярдәмегез өчен сезгә рәхмәт белдерәм. Бигрәк тә психологик ярдәм күрсәтү, киләчәктә эшкә урнашу планында. Бе