Кичә, 05 мартта, Байлар Сабасының 129 нчыянгын сүндерү-коткару бүлеге базасында юл-транспорт һәлакәтләреннән килгән зыяннан коткару буенча республика этабының ярышларыбулып узды. Әлеге ярышлар Байлар Сабасының “Кәеф”яшьләр үзәге каршында югары рухта, киеренке һәм мавыктыргыч төстә үтте. Чарада 7, 8, 11, 15 нче янгын сүндерү-коткару отрядларының 7 командасы катнашты, алар юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтүдә һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Бәяләүнең төп критерийлары булып барлык кирәкле коткару гамәлләрен үтәүнең тизлеге һәм хатасыз булуы торды. Ярышлар йомгаклары буенча беренче урынны 7 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге отрядының 2 нче янгын-сүндерү бүлеге командасы алды. Тулырак: https://vk.ru/wall-95845720_118210
Юл-транспорт һәлакәтләрендә ярдәм күрсәтүдә иң яхшы коткаручылар республика этабында көч сынаштылар
6 марта6 мар
~1 мин