Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Уфа техникумында - эвакуация

Революцион урамда урнашкан Уфа авиация техникумы студентларын уку йорты бинасыннан ашыгыч рәвештә чыгардылар. Егетләр һәм кызлар, паникага бирелмичә, оешкан төстә урамга чыктылар да өйләренә кайтып киттеләр. «Башинформа»га укучыларның берсе хәбәр иткәнчә, аларга әлегә беркем дә эвакуация сәбәпләрен аңлатмаган, әмма уку йортына кире кайтмаска кушканнар.
Эчке эшләр министрлыгында бу вакыйганы шәрехләмиләр. «Башинформа»га төбәкнең Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтендә ачыклык кертүләренчә, техникумга шартлаткыч җайланма салынуы турында билгесез кешедән хәбәр килгән.
"Колледжка шартлаткыч җайланма салынган, дигән хәбәрләр килде. Уку йорты җитәкчелеге бина эчендәге барлык кешеләрнең иминлеген тәэмин итү буенча кичекмәстән чаралар күрде. Алдан өйрәнелгән гамәлләр алгоритмы нигезендә студентларны һәм хезмәткәрләрне эвакуацияләү үткәрелде, шулай ук эчке эшләр органнары вәкилләре әлеге мәгълүматны тикшерү һәм вәзгыятьне бәяләү өчен чакырылды. Зыян күрүчеләр юк" , - дип ачыклык керттел
Оглавление
    Уфа техникумында - эвакуация
Уфа техникумында - эвакуация

Уфа техникумында - эвакуация

Нәрсә булган?

Революцион урамда урнашкан Уфа авиация техникумы студентларын уку йорты бинасыннан ашыгыч рәвештә чыгардылар. Егетләр һәм кызлар, паникага бирелмичә, оешкан төстә урамга чыктылар да өйләренә кайтып киттеләр. «Башинформа»га укучыларның берсе хәбәр иткәнчә, аларга әлегә беркем дә эвакуация сәбәпләрен аңлатмаган, әмма уку йортына кире кайтмаска кушканнар.

Эчке эшләр министрлыгында бу вакыйганы шәрехләмиләр. «Башинформа»га төбәкнең Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтендә ачыклык кертүләренчә, техникумга шартлаткыч җайланма салынуы турында билгесез кешедән хәбәр килгән.

"Колледжка шартлаткыч җайланма салынган, дигән хәбәрләр килде. Уку йорты җитәкчелеге бина эчендәге барлык кешеләрнең иминлеген тәэмин итү буенча кичекмәстән чаралар күрде. Алдан өйрәнелгән гамәлләр алгоритмы нигезендә студентларны һәм хезмәткәрләрне эвакуацияләү үткәрелде, шулай ук эчке эшләр органнары вәкилләре әлеге мәгълүматны тикшерү һәм вәзгыятьне бәяләү өчен чакырылды. Зыян күрүчеләр юк" , - дип ачыклык керттеләр Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Фото: Башинформ