Сугышчан хәрәкәтләр – ул әле икътисад та. Арзан, әмма нәтиҗәле корал җитештерүче як җиңә. Бу махсус хәрби операция үткәрү вакытында бик мөһим.
“Республика Башкортостан” гәзитенә биргән интервьюсында Русия Герое, полковник Денис Чернавин бу уңайдан түбәндәгеләрне җиткерде.
Офицер сүзләренчә, заманча хәрби хәрәкәтләр театрында алгы планга пилотсыз очу аппаратлары чыга, аларның кайбер модельләрен җитештерү кыйммәт түгел, ә нәтиҗә – күз алдында.
Дроннар СВОга кадәр һәм хәзер дә, шулай ук, тыныч тормышта төрле бурычларны үтәде – күп кеше катнашлыгындагы бәйрәмнәрне төшерү, территорияләрне мониторинглау, авыл хуҗалыгы басуларын һәм урманнарны эшкәртү. Пилотсыз очкычлар хәзер хәрби максатларда да киң файдаланыла. Хәрби заряд тутырылган пилотсыз очкычлар дошман позицияләрен, техникасын һәм тере көчен тар-мар итәргә сәләтле. – Барыннан да элек БПЛАны күпләп куллану “соры” зонаны – дошман позицияләре арасындагы тигезсез территорияне киңәйтүгә китерде, ул хәзер 20-40 чакрымга җитәргә