Ул Эльбрус тавына 3 тапкыр менгән параальпинист титулын яулаган иде, дип яяза "Интертат". «Мине бу атналарда шундый сораулар борчыды: Эверестка менәргәме, юкмы? Икеләндем. Кайсы юнәлештә хәрәкәт итәргә: максимумга әзерләнергәме, әллә туктаргамы икәне ачык түгел иде. Сораулар күп булды, бер генә төгәл җавап та юк.
Һәм менә бер атна элек барысы да үз урынына утырды. Халыкара бокс ассоциациясе минем экспедициянең генеральный иганәчесе булды. Хәзер Катмандуга очарга төгәл бер ай калып бара. Аннан дөньяның иң биек ноктасы – Эверестка менү юлым башланачак.
Бик зур эш көтә: экспедиция оештыру, команда җыю, чөнки проектның уңышы нәкъ менә командадан тора. Экипировка. Логистика. Хәвефсезлек һәм нәтиҗәгә бәйле йөзләгән мәсьәләне хәл итеп бетерергә кирәк», – дигән блогер.
Шулай ук ул сәламәтлегенә бәйле фикерләре белән уртаклаша.
«Мин бик яхшы аңлыйм: биеклектә хаталар кичерелми. Теләсә нинди авыру сиңа каршы уйный ала. Миннән тормый торган нәрсәләр дә бар: һава торышы, кар көртлә