Бу тормышта күп нәрсә нәкъ менә хатын-кызның сәләтенә, җаваплылыгына һәм мәхәббәтенә таяна, дип билгеләде ул.
“Кадерле хатын-кызлар, без беләбез, тормышта күп нәрсә нәкъ менә сезгә, сезнең талантыгызга, иҗади энергиягезгә, мәхәббәтегезгә, һәр эшкә җаваплы каравыгызга бәйле булуын беләбез”, – диде Владимир Путин үзенең котлавында.
Дәүләт башлыгы әйтүенчә, гүзәл затлар якыннарын һәм туганнарын хәстәрли, өйдә дә, эштә дә, кайвакыт бик катлаулы профессиональ бурычларны үтәп, зур эшләр башкара. Һәм шуның өчен 8 мартта алар тарафына ир-егетләрдән мәхәббәт, рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре яңгырый.
Фото: "Кремлин.ру"