“Кадерле хатын-кызлар! Сезне чын күңелдән Яз һәм мәхәббәт бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм! – диде Башкортстан Башлыгы. – Бу бәйрәмгә безнең барыбыз да аерым, дулкынландыргыч мөнәсәбәттә. Бу көнне ихлас күңелдән иң мөһим сүзләрне әйтергә кирәк. Бүген ир-егетләр кадерле хатын-кызларыбызга – әниләр, хатыннар, кызлар, сеңелләр, хезмәттәшләргә сезнең никадәр кадерле булуыгызны әйтергә ашыга. Бүгенге заман һәрберебезгә аерым таләпләр куя. Ләкин сез һәркайда өлгерәсез. Сез назлы һәм кайгыртучан әниләр булып каласыз, өйдә уңайлыклар тудырасыз. Шул ук вакытта һөнәрегездә зур уңышларга ирешәсез, уңышлы карьера төзисез. Хатын-кызлар булып калып, сез үзегезнең нәфис иңнәрегездә зур җаваплылык күтәрәсез, ул кайчак һәр ир-атның да көченнән килми. Кадерле хатын-кызлар! Бүген бу залда – республикабызның иң гүзәл затлары. Башкортстан горурлыгы һәм матурлыгы! Аның интеллекты, мәдәнияте һәм иҗади көче! Уфадан Гөлшат һәм Салават Имелбаевлар. Алар җиде бала үстерә һәм аларны лаеклы ите