Яз килә, ул безгә хисләр алып килә. Матурланасы, чибәрләнәсе килә. Алоэ ярдәмендә бик яхшы нәтиҗә биргән маска ясап карагыз әле. Моннан соң битегез, муеныгыз йомашарып, шомарып, дымланып китәчәк. Бары тик өч ингредиент кирәк: алоэ гөленең суты, крахмал һәм Е витамины. Бер балкалагы алоэ сутына ярты балкалагы крахмал, 10 тамчы Е витамины кушып яхшылыап бутагыз. Катнашма килеп чыккач, аны биткә, муен тирәсенә сөртеп, 15-20 минут тотыгыз. Ары таба җылымса су белән юып алыгыз.