Найти в Дзене
Кряшены

🌇Түбән Кама кызы, Татарстанның атказанган артисты, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле солисты 🎼ОКСАНА ДМИТРИЕВА

редакциябездә кунак булды🤗 – Оксана, зур сәхнәгә беренче тапкыр чыккан көнеңне хәтерисеңме? – Түбән Каманың Халык иҗаты йортындагы концертта укытучым белән чыгыш ясадым. Ул вакытта миңа 7 яшь иде. Репетиция дә булмады безнең. Зур сәхнә, тамашачы, утларны күргәч шаккаттым! Җырлап чыктым чыгуын, ә күзләр гаҗәпләнүдән шар булган иде. – Ул вакытта җырчы булып китәрмен дип уйлаган идеңме? – Мин ахырга кадәр кайда укырга керәсемне белмәдем. Түбән Камадагы музыка мәктәбенең фортепиано классында укыдым, хорга йөрдем. Югары классларда укыганда врач булу турында уйлана башладым. Физиалогияне өйрәнү ошый иде. Махсус медицина класында да укыдым. Больницага практикага йөргән вакытлар да булды. «Бәрмәнчек»кә ничек килгән?», «Нинди кул эше белән шөгыльләнә?», «Тормышындагы шатлыклы вакыйга – кияүгә чыгуы», «Хатын-кызга артист булуы авыр түгелме?» бу һәм башка сорауларга Оксананың җаваплары кызыксындырса, җырчы белән уздырылган әңгәмәне тулысынча газетабызның киләсе санында укый аласыз😉 @tugan

🌇Түбән Кама кызы, Татарстанның атказанган артисты, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле солисты 🎼ОКСАНА ДМИТРИЕВА редакциябездә кунак булды🤗

– Оксана, зур сәхнәгә беренче тапкыр чыккан көнеңне хәтерисеңме?

– Түбән Каманың Халык иҗаты йортындагы концертта укытучым белән чыгыш ясадым. Ул вакытта миңа 7 яшь иде. Репетиция дә булмады безнең. Зур сәхнә, тамашачы, утларны күргәч шаккаттым! Җырлап чыктым чыгуын, ә күзләр гаҗәпләнүдән шар булган иде.

– Ул вакытта җырчы булып китәрмен дип уйлаган идеңме?

– Мин ахырга кадәр кайда укырга керәсемне белмәдем. Түбән Камадагы музыка мәктәбенең фортепиано классында укыдым, хорга йөрдем. Югары классларда укыганда врач булу турында уйлана башладым. Физиалогияне өйрәнү ошый иде. Махсус медицина класында да укыдым. Больницага практикага йөргән вакытлар да булды.

«Бәрмәнчек»кә ничек килгән?», «Нинди кул эше белән шөгыльләнә?», «Тормышындагы шатлыклы вакыйга – кияүгә чыгуы», «Хатын-кызга артист булуы авыр түгелме?» бу һәм башка сорауларга Оксананың җаваплары кызыксындырса, җырчы белән уздырылган әңгәмәне тулысынча газетабызның киләсе санында укый аласыз😉

@tuganaylar_2002