Авыл клубында Бөтендөнья гражданнар оборонасы көненә багышланган «Куркынычсызлык нигезләре. Терроризмсыз дөнья» исемле чара үтте. Катнашучылар белән халыкны тыныч вакытта һәм сугыш чорындагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау буенча гражданнар оборонасының максатлары һәм бурычлары, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау системасының төп өлешләре, гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта, БПЛА табылганда эш итү тәртибе, саклану ысуллары һәм чаралары, гражданнар оборонасы сигналлары һәм аларны алганда халыкның эш итү тәртибе турында сөйләштеләр. Ашыгыч хезмәтләрнең «101» һәм «112» телефоннарын искә төшерделәр. Террорчылык һәм экстремизм төшенчәләре һәм террорчылык куркынычы очрагында үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре турында искәртеп үттеләр. Террорчылык һәм экстремистик эшчәнлеккә җәлеп итү куркынычы - хәзерге вакытта актуаль тема. Төрле ситуацияләр һәм куркыныч булганда ничек эш итәргә кирәклеге турында фикер алыштылар, чөнки бәла-казаны булдырмау өчен куркынычлар ту