🌼🤍 Яз — безнең тормышыбызга яңа көч, дәрт, омтылыш, ышанычлар алып килә торган вакыт. 📖Анастасия Усачева, Зинаида Захарова, Людмила Аланлының яз турындагы шигырьләрен тәкъдим итәбез Язлар килә☀️ Ак карлардан инде наз алсак та, Сагындырды безне язгы таң. Гел үзгәреп тора һавасы да, Яз белән кыш көрәшә сыман. Ак ялларын чайкап чапкан аттай, Үтеп бара инде бураннар. Яңа фасыл булып, язлар килә, Җылы назга төренә урамнар. Язның матур мизгелләрен тоеп, Сокланам мин язгы кояшка. Һәр мизгеле татлы табигатьнең — Язлар килә кышка алмашка. 📝Анастасия УСАЧЕВА Күбрәк шигырьләр: https://tuganaylar.ru/news/an-al-itkanda/iazlar-alyp-kila-nazlar